Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
27 гыйнвар 2020, 15:55

МОГҖИЗАГА ЫШАНЫРГА КИРӘК...

Яңа ел төнендә могҗизалар була дигәнне ишеткәнебез бар, менә шуңа бер мисал.

31 декабрь көнне Ставропольдә бер могҗизалы хәл була. Бер ир гаражына килә, тәмәке кабызырга дип туктап кала һәм почмакта җирдә яткан кием-салымнарга игътибар итә. Кире борылып китәргә уйлаганда ул аның селкенүен шәйләп кала. Ачып караса, анда яңа туган бала була. Үзенең курткасын салып, баланы төрә. Монда килгән вакытта якында гына авария булганын һәм шунда ашыгыч ярдәм машиналары торганын исенә төшерә һәм сабыйны тотып шунда йөгерә. Табиблар бала тулысынча сау-сәламәт туган, әмма тагын бераз яткан булса ул үлгән булыр иде ди. Бәхетенә, ир аны вакытында күреп алып, туңып үлүдән коткара. Бу гаиләнең күп еллар инде балалары юк. Шуңа да сабыйны табучы ир аны тәрбиягә алырга җыена. Моны гамәлгә ашырыр өчен кулымнан килгәннең барын да эшлиячәкмен, ди ул. Һәм нәкъ Яңа ел төнендә шундый могҗиза булуына ул сөенеп бетә алмый. Язмыш үзе аларга бүләк ясаган булып чыга түгелме соң?!
Читайте нас: