Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
28 гыйнвар 2020, 19:10

ЭЛЕКТРОН ХЕЗМӘТТӘШЛЕКНЕ ҮСТЕРҮГӘ СУБСИДИЯ

Башкортстан быел ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасын үстерү өчен 8,3 миллион сум күләмендә субсидия алачак.

Башкортстан быел ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасын үстерү өчен 8,3 миллион сум күләмендә субсидия алачак.

Бу акчалар Русия президенты Владимир Путин кушуы буенча әзерләнгән “Санлы икътисад” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында бүленә.

Федераль тарафтан бүленгән акчалар “Санлы дәүләт идарәсе” төбәк проектын тормышка ашыруга юнәлтеләчәк. Белгечләр әйтүенчә, төбәктәге мәгълүмат системаларын үстерү – бүген аеруча мөһим. Чөнки ул ведомстволарга бер-берсеннән мәгълүмат алуны тизләтәчәк. Бу исә хезмәтләр күрсәтү сыйфаты яхшыра һәм оператив эшләү мөмкинлеге арта дигән сүз.

Ведомствоара электрон бәйләнешнең заманча этабына күчү кешеләргә дәүләт хезмәтләрен, теге яки бу учреждениегә барып тормый, кәгазь җыймый гына алырга ярдәм итәчәк. Кулланучыга хезмәтләрнең бар комплексын алу өчен “бер төймәгә басу” да җитәчәк.

Ведомстволарга бер-берсе белән мәгълүмат алмашу мөмкинлеге булсын өчен белешмәләрне электрон төргә әйләндерергә кирәк. Бу – шактый чыгымлы эш. Әлеге субсидия 2020 елда мәгълүматларның 50 реестрын санлы төргә әйләндерергә мөмкинлек бирәчәк.

Автор : Язгөл Сафина.

Читайте нас: