Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
28 гыйнвар 2020, 12:05

ИҢ МАТУР ШӘҺӘР

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә иң яхшы Яңа ел шәһәрчегенә республика конкурсына йомгак ясалды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә иң яхшы Яңа ел шәһәрчегенә республика конкурсына йомгак ясалды.

Конкурс комиссиясе төп мәйданнарны бәйрәмчә бизәүне, биналарның һәм төп урамнарның алгы якларын матур иллюстрацияләүне, яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауны исәпкә алды.

Нәтиҗәдә, шәһәрләр арасында Нефтекама һәм Уфа лидерлыкка чыкты, икенче урында - Стәрлетамак, өченчедә – Туймазы. Авыл җирлекләре арасында Илеш районы иң яхшысы дип табылды, икенче урында – Тәтешле районы, өченчедә — Караидел районы.

Конкурс призерлары беренче урын өчен – 500 мең сум, икенче урынга - 200 мең сум, өченчегә 150 мең сум күләмендә акчалата премия алачак. Бу акча торак пунктларны алга таба төзекләндерүгә тотылачак.

Башкортстан вице-премьеры, торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев сүзләренә караганда, республикада барлыгы 800дән артык үзәк шәһәрчек һәм 100дән артыгы сәүдә үзәкләре, клуб һәм белем бирү учреждениеләре, паркларда, скверларда һәм башка иҗтимагый территорияләрдә эшләде. Конкурска 45 муниципалитет заявка биргән.

Радий Хәбиров шәһәр һәм район башлыкларына территорияләрне бизәү буенча башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм киләсе елга конкурста җиңүчеләргә һәм призерларга акчалата премия күләмен берничә тапкыр арттырырга тәкъдим итте.

Читайте нас: