Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
28 гыйнвар 2020, 13:05

ИЛ БАШЛЫГЫ ДӘҮЛӘТ СОВЕТЫ ПРЕЗИДИУМЫНЫҢ ЯҢА СОСТАВЫН РАСЛАДЫ

Исемлектә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та бар

Владимир Путин 27 гыйнвар көнне Русия Федерациясе Дәүләт Советы президиумының яңа составын раслады. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт Советы Президиумының яңа составына кертелде. Анда барлыгы сигез төбәк башлыгы керде: Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов, Волгоград өлкәсе губернаторы Андрей Бочаров, Кабарда-Балкар башлыгы Казбек Коков, Сахалин өлкәсе губернаторы Валерий Лимаренко, Тверь өлкәсе губернаторы Игорь Руденя, Алтай крае губернаторы Виктор Томенко, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Курган өлкәсе губернаторы Вадим Шумков.

Дәүләт Советы президиумының персональ составы Русия Президенты тарафыннан раслана һәм ярты елга бер тапкыр үзгәрә. Президиумның бурычы - Дәүләт Советы утырышының көн тәртибен карау, шулай ук кабул ителгән карарларның гамәлгә ашырылуын анализлау.

Читайте нас: