Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
28 гыйнвар 2020, 12:50

ИТКӘ, СӨТКӘ, КАРАБОДАЙГА... ХАК АРТА

Бу хакта Русия Хөкүмәтенең аналитик үзәге «Известия»га хәбәр иткән.

Ризык бәяләре күпмегә артачак дип фаразлана?

Быел ит һәм сөт ризыклары - 10-12, шоколад һәм вафли бәяләре 5-7 процентка артачак, дип фаразлана. Бу хакта Русия Хөкүмәтенең аналитик үзәге «Известия»га хәбәр иткән.

Аналитик үзәк мәгълүматларында, шулай ук, карабодай ярмасының 5-6 процентка кыйммәтләнү ихтималлыгы билгеләнә. Ит һәм сөт ризыклары хакларының артуы чимал, ягулык, электр энергиясе тарифлары күтәрелү һәм узган елдан әлеге продуктларга мәҗбүри электрон ветеринария сертификаты (ЭВС) системасы кертелү белән аңлатыла. Карабодай үстерү мәйданнары кимү дә хаклар артуга китерәчәк.

Татлы ризыклар хакы артуга пальма маеның кыйммәтләнүе сәбәпче. Беренчедән, ул чит илләрдән кайтарыла, икенчедән, аны Русиягә кайтарган өчен таможня пошлинасы 20 процентка арттырылды, өченчедән, чит илләрдә ул майдан автомашина ягулыгы җитештерә башлаганнар һәм аңа ихтыяҗ арткан. Ихтыяҗ арту бүгенге шартларда хак арту, дигән сүз.

Автор: Идрис Саитгалеев

Читайте нас: