Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
28 гыйнвар 2020, 18:25

РАЙОН ХАКИМИЯТЕ БАШЛЫГЫНДА КИҢӘШМӘДӘ

Хакимият башлыгының узган елда Отрадовка авыл Советына баруы нәтиҗәләре буенча чараларны гамәлгә ашыру барышы һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре турында мәгълүмат тыңланды. Муниципалитет һәм авыл биләмәсе хакимияте карамагындагы мәсьәләләрнең барысы да хәл ителгән.

Үткән атнада явым-төшем күп булуга карамастан, торак-коммуналь хуҗалыклары кар тазарту эшләрен ерып чыкты. Урындагы әһәмияттәге юлларда транспортлар үтеп йөрү өчен уңай шартлар булдырылды, әлеге вакытта юлларны киңәйтү эшләре башкарыла.
“Җиңү салюты” халык иҗаты республика фестиваленең төбәк этабы чыгышларына йомгак ясалды. Стәрлетамак районының “Без – Җиңү варислары!” концерт программасында 150 дән ашу кеше һәм 600 дән ашу тамашачы катнашты. Жюри фикере буенча, программа иң чагу, күләмле булды һәм бөтенлеге, эчтәлеге ягыннан да, сәхнәгә куелышы белән дә аерылып торды. Үз программаларын 43 муниципалитет күрсәтергә өлгерде, чиратта янә 20 район бар әле. Районның тематик экспозициясе дә югары бәяләнде.
Хакимият башлыгының узган елда Отрадовка авыл Советына баруы нәтиҗәләре буенча чараларны гамәлгә ашыру барышы һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре турында мәгълүмат тыңланды. Муниципалитет һәм авыл биләмәсе хакимияте карамагындагы мәсьәләләрнең барысы да хәл ителгән. Алар – Юбилейный урамы юлларына таш салу, “Лазурный” микрорайонында урамнарга өстәмә фонарьләр урнаштыру, төзекләндерү эше. Әмма урыныннан кузгалмаган мәсьәләләр дә җитәрлек, алар исә милек хуҗаларын җәлеп итүне сорый: Яңа Отрадовкада ындыр табагын ремонтлау яисә сүтеп алу, “Азкатлы төзелеш” җәмгыяте застройщигы территориясендә инженер инфраструктуралар һ.б. Озак вакыт таләп итүче проблемалар да Хакимият башлыгының аерым контроле астында тора.
Республикада бу ел Башкорт теле елы дип игълан ителде. Стәрлетамак районында һәр ай аерым юнәлешкә багышлана, аның кысаларында төрле чаралар, мәгариф һәм ял итү учреждениеләрендә тематик занятиеләр үтәчәк. Башкорт телен популярлаштыру, куллану даирәсен киңәйтү буенча эш планлаштырыла: район Хакимиятендә һәм авыл биләмәләрендә киңәшмәләр, утырышлар, чыгышларны башкорт телендә үткәрү эстафетасы старт алды. “Башкортстан хәзинәсе“ республика конкурсының төбәк этабы үтәчәк, Туган телләр атнасына багышланган халык фестивале, “Үрнәкле башкорт гаиләсе”, “Без башкортча сөйләшәбез” конкурслары, иң яхшы сугыш ветераннары шәҗәрәсе, “Карга боткасы” бәйрәме.
2019 елда Административ комиссиягә административ хокук бозулар турында 997 эш килде, бу 2018 елга карата 126 %ка күбрәк. Хокук бозуларның күбесе гаиләдә ызгышлар, гражданнарның төнге тынычлыгын бозу, авыл хуҗалыгы малларын көтү кагыйдәләрен бозу, транспорт чараларын яшелләндерелгән территорияләрдә туктату.
Киңәшмә барышында җәйге савыктыру кампаниясен оештыру мәсьәләләре, Росреестрның дәүләт уңайлыкларын электрон төрдә күрсәтүе, идарә итүче компанияләр һәм авыл биләмәләре хакимиятләре арасында килешүләр төзү барышы тикшерелде.
Хакимият башлыгы адресына бер атнада 43 мөрәҗәгать килгән, алардан 25е – гариза төрендә, 18е шикаять, 3 мөрәҗәгать хәл итү өчен икенче инстанцияләргә җибәрелгән. Социаль челтәрләр аша Хакимият башлыгына гражданнардан 27 мөрәҗәгать булган.
Читайте нас: