Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
28 гыйнвар 2020, 12:40

РИШВӘТ АЛУДАН ҺАМАН КУРЫКМЫЙЛАР...

Уфада Башкорт дәүләт университеты укытучысы ришвәт алуда гаепләнә. Хатынны җинаять өстендә тотканнар.

55 яшьлек педагог үз гаебен таныган.

Уфада Башкорт дәүләт университеты укытучысы ришвәт алуда гаепләнә. Хатынны җинаять өстендә тотканнар.

55 яшьлек педагогка карата вак ришвәтчелек һәм ялган документ ясау маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган.
Бер төркемнең старостасы укытучыга имтиханда уңай билге алу өчен 12 студенттан 24,5 мең сум күләмендә ришвәт биргән.

"Акча алганнан соң, укытучы студентларның зачет кенәгәләренә аларның белемнәрен тикшермичә генә билге куйган. Ришвәт күләме, теләгән билгегә карап, 1дән 3 мең сумга кадәр үзгәргән", — дип белдерәләр Башкортстан Тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә.

Ришвәт алганда тотылган хатын кылган җинаятьләрдә гаебен таный. Хәзерге вакытта аңа гаепләү белдерелгән, тикшерүчеләр кылынган җинаятьләрнең шартларын билгеләүне дәвам итә.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Читайте нас: