Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
28 гыйнвар 2020, 13:35

ЯШЬ ТАБИБ АВЫРУГА ЯРДӘМ КҮРСӘТМӘГӘН

Башкортстанда 26 яшьлек табиб-терапевтка җинаять эше кузгатылган.

Башкортстанда 26 яшьлек табиб-терапевтка җинаять эше кузгатылган.

Ашыгыч ярдәм машинасы 57 яшьлек ир-атны йөрәк ишемик авыруы белән Бәләбәй район үзәк дәваханәсенә китерә. Дежур табиб авыруны караганнан соң аны дәваханәгә салудан баш тарта, консультация алу өчен кардиологны да чакырмый, хәтта беренче ярдәм дә күрсәтми, мотлак тикшерү эшләрен дә башкармый. Нәтиҗәдә ул авыру ир-атны шул килеш кайтарып җибәрә.

Мескен ир өендә вафат була.

Экспертиза күрсәтүенчә, әгәр авыруга вакытында дөрес ярдәм күрсәтелгән булса, ул исән калыр иде. Хәзер 26 яшьлек табиб "Авыруга ярдәм күрсәтмәү" статьясы буенча гаепләнә. Тик ул үз гаебен танымый.

Читайте нас: