Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
29 гыйнвар 2020, 12:10

ИМБИР ЧӘЕ

Имбир дә салкын тиюдән дәвалый, канны чистарта, гомумән, организмны тонуста тота. Шуңа да кыш һәм яз айларында имбирдан ясалган эчемлекләр эчәргә киңәш ителә.

Имбир актив рәвештә калорияләрне «яндыра», салкын тигәннән дәвалый һәм организмны тонуста тота. Шуңа да кыш һәм яз айларында имбирдан ясалган эчемлекләрне эчү файдалы санала. Имбирдан ясалган берничә рецепт тәкъдим итәбез.

Цитрус һәм имбир чәе

Цитрус һәм имбир чәе дигәндә, лимонны гына күз уңында тотмагыз. Әфлисун, мандарин, грейпфрут соклары да имбир белән бик дус.
Ингредиентлар: мондый чәйне ясау өчен 3 см имбир тамыры, 2 әфлисун һәм бал кирәк булачак.
Имбирның кабыгын әрчегез һәм угычтан чыгарыгыз. Шуңа 500 мл кайнар су салып, 5-7 минут төнәтергә кирәк. Шуңа яңа сыгылган әфлисун согын кушарга. Баллы чәй яратучылар катнашмага бал сала ала.

Сөтле имбир чәе

Сөтле имбир чәе аппетитны баса һәм салкын тигәннән менә дигән дәвалану чарасы булып тора. Аны алдан әзерләп, термоска салып, үзең белән алып йөрергә дә мөмкин.

Ингредиентлар: угычтан уылган 2 аш кашыгы имбир тамыры, 300 мл сөт, 100 мл су, корица таякчыгы, берничә кардамон тартмачыгы, бер чеметем генә уылган мускат чикләвеге, 1 аш кашыгы шикәр комы, 1/3 чәй кашыгы гади чәй.

Суны кайнатып чыгарырга һәм шуңа уылган имбир салыр­га. 30-60 секунд кайнаганнан соң, шуңа сөт салырга. Катнашмага чәй, шикәр комы, тәмләткечләрне кушарга. Кайнау кергәнче, болгата-болгата сүлпән утта 5-7 минут тотарга. Тәмләткечләр сөттә никадәр озак торса, чәйнең хуш исе шул кадәр көчлерәк булачак.

Бөтнекле һәм имбирле чәй

Әлеге чәйне әзерләгәндә, бөтнек урынына берничә ботак тимьян яки базилик кушарга мөмкин.
Ингредиентлар: чәй өчен 1 см имбир тамыры, бөтнек яфрак­лары, 2-3 телем лимон, тәменчә шикәр комы кирәк булачак.
Имбирны әрчергә һәм зур булмаган кисәкләргә бүлгәләп, чәйнеккә салырга. Шуңа бөтнек яфраклары, лимон кисәкләре салырга. Өстенә кайнар су коеп, 5-7 минут төнәтергә.
Чәйләрегез тәмле, ә үзегез сау-сәламәт булыгыз!

Читайте нас: