Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
29 гыйнвар 2020, 12:45

КОРОНАВИРУС ПОСЫЛКА БЕЛӘН КИЛМИМЕ?

Кытайдан килгән посылкалар яисә "алиэкспресс"тан кайтартылган әйберләр аша коронавирус йокмый микән?

Посылкадан вирус йоктыру куркынычы юк дип тынычландыра белгечләр. Әмма көне-төне шуның турында гына сөйләгәч, кешеләр, чыннан да, куркуга калды. Куркытмасалар да, белгечләр сакланырга киңәш итә.

Чир килеп чыгуга яңа төр коронар вирус (2019-nCoV) сәбәпче. Коронар вирусның беренче билгеләре гадәти гриппныкы шикелле: температура күтәрелә, ютәлләтә, борын тыгыла, туңдыра, калтырата. Грипп вирусы организмга үтеп кергәч, өске тын юлларында үрчесә, коронар вирус үпкәдә җыела, пневмония килеп чыга һәм кеше үләргә мөмкин. Шуңа күрә чиргә каршы тиз арада дәвалау чарасы билгеләргә кирәк. Коронар вируска каршы вакцина әлегә юк, аны Кытайда эшли башлаганнар инде.

Коронар вируска каршы вакцина ясатып буламы, дип кызыксынучылар бардыр, әлбәттә. Юк, бу мөмкин түгел, ди белгечләр. Чөнки аңа каршы вакцина булган очракта да, иммунитет барлыкка килсен өчен кимендә дүрт-биш ай кирәк.

Хәзер кайсы гына матбугат чарасын ачма, бигрәк тә телевидениедә гел шул вирус турында сөйлиләр, язалар… Безнең республикага әлегә андый куркыныч янамый. Ул очраклар Кытайда күзәтелә. Кытайга бармаган кешегә куркырга кирәк түгел. Кешеләр ул илгә ялга курорт зонасына бара. Вирус Хубей провинциясендәге Ухань шәһәрендә таралган. Ял итү урыннары аннан ерак урнашкан һәм анда вазгыять тыныч. Кытайда хәзер бөтен чаралар шул вирусны оешкан рәвештә юкка чыгаруга юнәлтелгән. Ухань шәһәре карантинга ябылган: беркемне кертмиләр, чыгармыйлар.

Бу көннәрдә Роспотребнадзор оешмасы да кисәтү белән чыкты. Белгечләр поездда йөргәндә шешәләрдәге суны гына эчәргә, термик эшкәртү узган азык-төлек кенә ашарга, чит илгә барганда алдан ук андагы эпидемиологик торышны өйрәнергә киңәш итә. Русия Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова узган атнада: “Русиядә чир кермәсен өчен бөтен чаралар күрелә”, – дип белдерде. Медицина хезмәткәрләре өчен методик белешмәләр эшләнгән, йогышсызландыру чаралары үткәрүгә дә (шул исәптән транспортларны да) әзерлек бар. “Без эпидемиологик хәлне бер генә минутка да күз уңыннан югалтмыйбыз”, – диде җитәкче. Аның сүзләренә караганда, Русиядә дә коронавируска каршы вакцина эшләүгә керешкәннәр.

Фото: youtube.com

Читайте нас: