Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
29 гыйнвар 2020, 11:35

ОРВИ БЕЛӘН АВЫРУЧЫЛАР САНЫ АРТА

Республикада үткән атнада 20 916 кеше ОРВИ (кискен респиратор вирус инфекциясе) белән чирләгән.

Республикада үткән атнада 20 916 кеше ОРВИ (кискен респиратор вирус инфекциясе) белән чирләгән.

20-26 гыйнварда авырулар саны 4,3% арткан. Башкалада 6 700 кешегә ОРВИ диагнозы куелган.

«Әлеге вакытта республикада кискен респиратор вирус инфекциясе һәм кизү белән чирләү эпидемик чиктән узмаган. Эпидемик чиктән ул 3,5% түбәнрәк.

Уфада чир өлкәннәр арасында таралганлыктан 8% күбрәк. Авыручыларның 68 проценттан күбесе – 17 яшькәчә балалар», — дип хәбәр итә Башкортстан буенча Роспотребнадзор.

ОРВИ белән авыручылар саны арту сәбәпле кайбер мәктәпләр карантинга ябылган да инде. Мәсәлән Башкортстанның Салават районында ике мәктәп карантинга ябылды. Малояз үзәк район хастаханәсе хәбәр иткәнчә, Мөрсәлим урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларның 135 укучысыннан, дүшәмбе көнне 34 кеше дәресләрдә булмаган, Нәсибаш урта мәктәбендә - 51 укучының 27се дәрескә килмәгән. ОРВИ авыруы арту сәбәпле, әлеге мәгариф учреждениеләренең башлангыч сыйныфларында 3 февральгә кадәр дәресләр туктатылган.

Читайте нас: