Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
29 гыйнвар 2020, 19:05

ПОСОБИЕЛӘР ТУРЫНДА ЯНӘ БЕР ТАПКЫР

Тиздән бар да ачыкланачак, бу юлы бернинди ажиотаж булмаячак, пособиеләр 2020 елның 1 гыйнварыннан алып исәпләнәчәк һәм түләнәчәк, - диде Премьер-министр урынбасары.

"Бердәм Русия" фиркасе рәисе Д.А. Медведевның җәмәгать кабул итү бүлмәсендә видеоконференция режимында халыкка социаль ярдәм чараларына багышланган селектор киңәшмәсе үтте. Аны Башкортстан төбәк бүлеге секретаре урынбасары – җәмәгать кабул итү бүлеге җитәкчесе, Дәүләт җыелышы-Корылтай рәисе урынбасары Эльвира Аеткулова алып барды.
Чарада Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова, хакимият, учреждение вәкилләре, халыкны социаль тәэмин итү өлкәсендәге җитәкчеләр, хезмәткәрләр, шулай ук мөрәҗәгатьләре булган гражданнар катнашты.

Белүебезчә, ил Президентының быелгы Юлламасында демография өлкәсендәге мәсьәләләр, аларны хәл итү юллары, балалы гаиләләргә социаль ярдәм, пособиеләрне арттыру, ярлылыкны киметү чаралары барланды. Аларны башкару өчен вакыт тар, халыкка бу ярдәмне тулысынча һәм тиз җиткерү өчен ведомство җитәкчеләреннән җитезлек, иҗтиһат таләп ителә.

Ленара Иванова әйтүенчә, ил Президентының Юлламасында яңгыраган пособие түләү, ана капиталы буенча яңалыклар турында халыктан сораулар күп килә. Министрлык сайтында, бу мәсьәләләргә җавап итеп, материаллар урнаштырылды. Федераль үзәктән хокук-норматив актлар тулысынча килеп җитмәгән.

- Тиздән бар да ачыкланачак, бу юлы бернинди ажиотаж булмаячак, пособиеләр 2020 елның 1 гыйнварыннан алып исәпләнәчәк һәм түләнәчәк, - диде Премьер-министр урынбасары.

Әгәр гаиләнең бер әгъзасына яшәү минимумыннан азрак керем туры килә икән, 3 яшьтән 7 яшькә кадәр балалар өчен ай саен пособие каралган.

2020 елда түләү күләме Русия Федерациясе субъектында узган елның икенче кварталына билгеләнгән яшәү минимумының яртысын тәшкил итәчәк, димәк, Башкортстан Республикасында ул 4 894,5 сум булачак.

Мохтаҗлык критериен билгеләү өчен 2019 елның икенче кварталы өчен халыкның яшәү минимумы исәпкә алыначак. Башкортстан Республикасында ул 9804 сум тәшкил итә.

Гариза бирү датасына карамастан, гаиләләр 2020 елның гыйнварыннан башлап - бөтен чор өчен, ә 2020 елда бала 3 яшькә җиткән очракта, өч яшь тулганчы түләү алачак.

Хәзерге вакытта федераль бюджетка төзәтмәләр кертелә, норматив хокукый актлар әзерләнә һәм түләү тәртибе раслана. Раслау срогы - 2020 елның июле.





Фото: karaidel.rbsmi.ru

Автор: Резида Валитова

Читайте нас: