Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
29 гыйнвар 2020, 12:00

САЛКЫН ТИЮДӘН БАЛАН ЧӘЕ ФАЙДАЛЫ

Салкын тигәндә, баланнан ясалган чәй бик файдалы.

Салкын тигәндә, баланнан ясалган чәй бик файдалы. Ә ул менә ничек әзерләнә: 1 аш кашыгы балан җимеше өстенә бер стакан кайнаган су һәм бер чәй кашыгы сыер мае салып эчегез.

Бронхит булганда, ютәл озакка киткәндә: берәр аш кашыгы балан, сыер мае һәм балны бергә кушып изәргә һәм шуңа бер аш кашыгы спирт салырга. Көн дәвамында берәр чәй кашыгы эчәргә һәм аның артыннан җылы сөт эчеп куярга кирәк.

Баланның файдалы һәм күп кенә чирләрдән дәва булуы турында ишеткәнебез бар инде.

Балан ярдәмендә менә тагын бер дәвалану ысулы.

Бавыр авыртканда: 50-70 гр баланны изәбез. 100 гр балны «су мунчасы»нда эретәбез. Кайнар балга баланны кушып, 5-6 сәгать төнәтәбез. Көненә 3-4 тапкыр ашарга 30 минут кала берәр аш кашыгы кабып куябыз.

Читайте нас: