Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
30 гыйнвар 2020, 12:20

БАШАВТОТРАНС ЯНӘ АВТОБУСЛАР АЛА

Республиканың дәүләт “Башавтотранс” пассажирлар хезмәтләндерү компаниясе кече класслы 40 автобус сатып алырга планлаштыра.

Республиканың дәүләт “Башавтотранс” пассажирлар хезмәтләндерү компаниясе кече класслы 40 автобус сатып алырга планлаштыра. Әлеге тендер дәүләт сатып алулары сайтында дөнья күрде. Башлангыч бәя -110 миллион 663 мең сум тәшкил итә. Аукцион документлары нигезендә, автобуслар 2019 елдан да иртәрәк чыгарылмаган, 16 утыру урынына исәпләнгән, авырлыгы 4,5 тоннадан артык булмаган, ак яки ачык төстә булырга тиеш. Финанслау чыганагы- автотрансторт компаниясенең үз чыгымнары. Автобуслар 2020 елның ахырына кадәр кайтарылырга тиеш. Аукцион 2020 елның 10 февралендә үткәреләчәк.

Читайте нас: