Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
30 гыйнвар 2020, 11:55

УЕННАН УЙМАК...

Офицерны шаяртканы өчен Чувашстан Республикасы Башлыгы Михаил Игнатьевны эшеннән бушатылды

Дөресрәге, Русия Президенты Владимир Путин Чувашстан Республикасы Башлыгы Михаил Игнатьевны “ышаныч югалу сәбәпле” эшеннән бушатты.

Бер көн алда ул “Бердәм Русия” партисе сафыннан чыгарылган иде. Республика Башлыгы вазыйфасын башкаручы итеп Русия Дәүләт думасына Чувашстаннан сайланган депутат Олег Николаев билгеләнде.

Михаил Игнатьев, МЧС вәкиленә яңа автомашина ачкычын тапшырганда шаяртырга уйлагандыр, күрәсең, ачкычлы кулын югары күтәреп, МЧС офицерын сикерергә мәҗбүр иткән иде. Шушы күренеш төшерелгән видео үзәк телевидениедән күрсәтелде һәм социаль челтәрләрдә таралды. Шуннан соң, “Башлык офицерны мыскыл итә”, дип, шау-шу купты. Уеннан уймак чыга, дип юкка гына әйтелмәгән инде...



Автор: Идрис Саитгалеев

Читайте нас: