Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
31 гыйнвар 2020, 17:40

ОБОРОНА-МАССА ЭШЕ АЙЛЫГЫ СТАРТ АЛДЫ

23 гыйнварда Яңа Отрадовка авылы мәктәбе нигезендә Ватанны саклаучы көненә һәм Җиңүнең 75 еллыгына багышланган оборона-масса һәм гражданлык-патриотик эш айлыгы ачылды. Чарада муниципалитетның власть органнары вәкилләре, депутатлар корпусы, хәрби комиссариат, ветеран, яшьләр җәмәгать оешмалары, районның мәгариф учреждениеләреннән тормыш иминлеге нигезләре преподавательләре катнашты.

23 гыйнварда Яңа Отрадовка авылы мәктәбе нигезендә Ватанны саклаучы көненә һәм Җиңүнең 75 еллыгына багышланган оборона-масса һәм гражданлык-патриотик эш айлыгы ачылды. Чарада муниципалитетның власть органнары вәкилләре, депутатлар корпусы, хәрби комиссариат, ветеран, яшьләр җәмәгать оешмалары, районның мәгариф учреждениеләреннән тормыш иминлеге нигезләре преподавательләре катнашты.

–Бүген безнең районда традицион айлык старт ала, аның кысаларында яшь буынга гражданлык-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирү буенча чаралар комплексы үтәчәк, – дип билгеләп үтте мәдәният, спорт, яшьләр сәясәте һәм җәмәгать берләшмәләре белән үзара хезмәттәшлек итү идарәсе начальнигы П.Н.Шорохов, чараны ачып.
Үсеп килүче буынны патриотлык, Туган илгә мәхәббәт рухында тәрбияләү әһәмиятләрәк була бара һәм ул белем бирү процессында мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора. Оборона-масса эше айлыгы яшь буында актив гражданлык позициясе тәрбияләү, илебез һәм халкыбыз тарихына ихтирамлы караш, рухи-әхлакый кыммәтләр булдыру максаты куя.

Чара кысаларында район ветераннар советы рәисе Н.А.Миронов 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек турында сөйләде. Ул җыелганнарның игътибарын батыр якташларыбызның истәлеген, аларның сугыш елларында күрсәткән батырлыгын һәм кыюлыгын саклап алу һәм мәңгеләштерүнең мөһимлегенә юнәлтте. Һәм обелисклар һәм мемориаль комплексларны төзекләндерү, яңарту буенча изге эштә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә чакырды.
Гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру һәм призывка кадәрге яшьләрне әзерләү буенча эш турында Стәрлетамак шәһәре һәм Стәрлетамак районы хәрби комиссариатының планлаштыру, тәгаенләү, мобилизацион ресурсларны әзерләү һәм учетка кую бүлеге начальнигы А.В.Каракеча мәгълүмат бирде. Ул шулай ук егетләрне армиягә яхшы әзерләгәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм хәрби югары уку йортларына укырга керергә теләге булган егетләргә әледән хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итәргә кирәклеген әйтте.

Тормыш иминлеге нигезләре преподавательләре методик берләшмәсе җитәкчесе Ф.А.Исмәгыйлев район мәгариф учреждениеләренең гражданлык-әхлакый һәм яшь буынга патриотик тәрбия бирү юнәлешендә эшчәнлеген, балаларда патриотлык тойгылары, гражданлык бурычы,
Туган илгә тугрылык һәм мәхәббәт, илебез тарихы үткәннәрен белергә омтылу формалаштыруга булышлык итүче чаралар үткәрелүе турында җентекле сөйләде.
Теманы хәрәкәтнең үсеш перспективаларын билгеләп урындагы “Юнармия” штабы җитәкчесе В.А.Антипин дәвам итте.

Яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүдә ветеран оешмалары зур өлеш кертә. Ветеран оешмалары белән үзара хезмәттәшлек итү турында “Әфганстан ветераннары берләшмәсе” вәкиле В.С.Егоров һәм “Чечня Республикасында кораллы бәхәстә катнашучыларның “Набат” берләшмәсе” вәкиле Ю.И.Кофтанюк сөйләде. Билгеләп үтелүенчә, ветеран оешмалары әгъзалары мәгариф учреждениеләрендә була һәм балалар белән очраша, акцияләрдә, истәлекле даталарга тантаналы чараларда катнаша.
Эш барышында киңәшмәдә катнашучылар оборона-масса эше айлыгының төп максатларын һәм бурычларын билгеләде, кайбер мәсьәләләрне тикшерде һәм гражданлык-әхлакый һәм яшь буынга патриотик тәрбия бирү юнәлешендә комплекслы эш планы буенча фикер алышты һәм оештырлачак чаралар планын раслады.

Атап әйткәндә, айлык чорында районның яшәү пунктларында яшьләр, ветераннар, җәмәгать оешмаларының актив катнашлыгында әһәмиятле датага –Җиңүнең 75 еллыгына, Ватаннан читтә хәрби бурычларын үтәгән русиялеләрне Искә алу, Ватанны саклаучы көненә багышлап чаралар үтәчәк. Алар арасында истәлекле урыннарга һәм мемориалларга чәчкәләр һәм веноклар салып, митинглар үткәрү, гражданлык-патриотик акцияләр, батырлык дәресләре, тематик сәгатьләр, спорт ярышлары һәм турнирлар, иҗади фестивальләр һәм конкурслар, патриотик юнәлештә бергәләп фильм карау, яшьләр өчен үстерүче форумнар һәм башкалар.
Чара ахырында эшчәнлек йомгаклары буенча иң яхшы дип танылган Талач авылы мәктәбенең юнармия отрядына юнармиячеләр киеме комплектлары тапшырылды.
Г.ТИМЕРБАЕВА.
Автор фотосы.

Читайте нас: