Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
2 февраль 2020, 02:30

ҖӘМӘГАТЬ СОВЕТЫ БУРЫЧЛАР БИЛГЕЛИ

Утырышта районың берничә авыл биләмәсе мәдәният учреждениеләрен тикшерү йомгаклары каралды.

27 гыйнварда Җәмәгать советының чираттагы утырышы булды. Аны совет рәисе Е.Ф.Спевак ачты.
Утырышта районың берничә авыл биләмәсе мәдәният учреждениеләрен тикшерү йомгаклары каралды. Мәдәни-масса эшен оештыру мәсьәләләрен тикшергәндә чакырылган кунаклар: мәдәният бүлеге җәмәгать советы рәисе В.А.Алешин, мәдәният йортлары мөдирләре: И.Ф.Сәйдәшев (Покровка), Ф.Ф.Раянова (Алатана), Л.В.Москалюнец (Краснояр), В.Ф.Егоров (Ишпарсово) катнашты. Нәтиҗәдә тамашачы залына капиталь ремонт таләп ителгән Краснояр авыл мәдәният йортыннан башкаларның матди-техник базасы, эчке һәм тышкы ягы канәгатьләнерлек дигән фикергә килделәр. План буенча бәйрәмнәр, күренекле даталарга багышлап җыелышлар һәм концертлар, авылдашлар белән очрашулар үткәрелә, бар җирдә дә крайны өйрәнү почмаклары бар. Мәдәният хезмәткәрләре нигездә тәҗрибәле һәм тиешле белемгә ия белгечләр, авыл биләмәләре хакимиятләре белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Шул ук вакытта Покровка, Краснояр, Алатана авыл мәдәният йортларында музыкаль хезмәткәрнең, Алатанада шулай ук мәдәни оештыручының булмавы эшнең сыйфатында чагылмый калмый.

Биредә катнашкан совет әгъзалары күмәк чаралар үткәрүдән тыш, яшен, милли йолаларын исәпкә алып, халык белән дә системалы эш алып барырга кирәклеген әйтте. Совет кабул иткән карарларның берсе – планга ярашлы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар үткәрү.
Район территориясендә дини бәйрәмнәр үткәрү турында Уфа епархиясе Икенче округы благочинные, Олы Куганак авылы Покровка гыйбадәтханәсе настоятеле Павел атакай сөйләп ишеттерде.

Җәмәгать советының мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте бүлекләре, шулай ук Эчке эшләр министрлыгының Эчке эшләр бүлеге җәмәгать советлары белән “Балигъ булмаганнарның караучысыз калу һәм хокук бозуларын кисәтү системасы нигезләре турында” Федераль закон таләпләрен үтәү буенча үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең җаваплы секретаре А.М.Ибраһимова мәгълүмате буенча, районда балигъ булмаганнар арасында каручысыз калу һәм хокук бозуларны кисәтү буенча мәгариф бүлеге, мәдәният, спорт, яшьләр сәясәте һәм җәмәгать берләшмәләре идарәсе белән берлектә аерым эш алып барыла. Шуңа карамастан, 2019 елда район территориясендә үсмерләр тарафыннан 21 җинаять кылынган, 32 гаилә социаль хәвефле санала. Бу эштә җәмәгать оешмалары, мәдәни һәм мәгариф учреждениеләре мөмкинлекләре тулысынча файдаланылмыйдыр, бәлки.
Утырышта шулай ук советның арытабангы эш планы тикшерелде.

Утырышны йомгаклап, район Хакимияте башлыгы Ә.Р.Әбдрәфыйков Җәмәгать советы әгъзаларына таныклыклар тапшырды һәм район, аның халкы иминлеге хакына нәтиҗәле эшләүләрен теләде.

Ф.ШАГБАЛОВА.
Автор фотосы.

Читайте нас: