3 февральдән 27 мартка кадәр Стәрлетамак районында 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган музейлар смотр-конкурсы үтәчәк. Конкурсны оештыручылар – район Хакимиятенең мәдәният, спорт, яшьләр сәясәте һәм җәмәгать оешмалары белән үзара хезмәттәшлек итү идарәсе, мәгариф бүлеге һәм Башкортстан сугыш, хезмәт, Кораллы көчләр һәм хокук саклау органнары республика җәмәгать оешмасының Стәрлетамак район оешмасы.