Авыл тормышы
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
3 февраль 2020, 16:25

КОРОНОВИРУС БЕЗГӘ КИЛӘ КҮРМӘСЕН

Бүгенге Хөкүмәт киңәшмәсендә республика Башлыгы хәбәр итүенчә 3 февральгә Башкортстанда яңа коронавирус белән авыручылар теркәлмәгән.

3 февральгә Башкортстанда яңа коронавирус белән авыручылар теркәлмәгән.

Бу хакта бүгенге Хөкүмәт киңәшмәсендә республика Башлыгы хәбәр итте.
— Безгә Русия Сәламәтлек саклау министрлыгыннан берничә күрсәтмә килде. Без аларны барысын да үтәргә тиеш. Тик, гомумән алганда, Башкортстан территориясендә авыру фактлары юк. Без бу хәлне контрольдә тотачакбыз. Әлеге афәтне үткәреп җибәрергә язсын. Без барлык нәтиҗәләргә дә әзер. Сәламәтлек саклау министрлыгы уяу булырга тиеш,— диде республика Башлыгы.

Республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров белдерүенчә, республикага яңа коронавирус инфекциясе керүне һәм таралуны булдырмау буенча эпидемиягә каршы чаралар комплексы оештырылган.

— Аерым алганда, “Уфа” аэропортында санитар-карантин контрольне көчәйтү буенча өстәмә чаралар күрелде. Вируска каршы препаратлар, дезинфекция чаралары һәм шәхси саклану чаралары запасы булдырылды. Авыруны шик туган очракта кичекмәстән изоляцияләү һәм андый кешеләр белән бәйләнештә булганнарга медицина күзәтүе урнаштыру мәсьәләләре каралды, — дип билгеләде ул.

Республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты башлыгы Тимур Мөхәммәтҗанов, 1 февральдән Русия һәм Кытай авиакомпанияләре арасында авиапассажирлар ташу вакытлыча туктатылды, дип өстәде.

Автор: Резеда Галикәева

Читайте нас: