Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
3 февраль 2020, 16:30

“Сез - теоретик физика мәктәбенең зур галиме.."

Президент Владимир Путин Русия Фәннәр академиясе академигы, “Курчатов институты” тикшеренү үзәгенең мактаулы президенты Евгений Велиховны 85 яшьлек юбилее белән котлады

Президент Владимир Путин Русия Фәннәр академиясе академигы, “Курчатов институты” тикшеренү үзәгенең мактаулы президенты Евгений Велиховны 85 яшьлек юбилее белән котлады, аның институт үсешенә бик зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Котлау Кремль сайтында бастырылган.

“Сез - теоретик физика мәктәбенең зур галиме, күренекле вәкиле, үзегезнең һөнәри эшчәнлегегезне фәнгә, кешеләргә, Ватанга хезмәт итүгә багышладыгыз.

Фәннәр академиясе, танылган “Курчатов институты” үсешенә, илнең икътисади, оборона потенциалын ныгытуга, профильле югары белем бирүне камилләштерүгә юнәлтелгән киң колачлы, кирәкле бурычларны гамәлгә ашыруга зур шәхси өлеш керттегез”, - диелә Владимир Путин котлавында.


#ВладимирПутин

Автор: Фануз Хабибуллин

Фото: vm.ru

Читайте нас: