Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
3 февраль 2020, 15:55

“УРМАН ТАШУ” ОПЕРАЦИЯСЕ

27 гыйнвардан 16 февральгә чаклы республика территориясендә “Урман ташу” оператив-профилактик операциясе старт ала.

27 гыйнвардан 16 февральгә чаклы республика территориясендә “Урман ташу” оператив-профилактик операциясе старт ала.

РФ Урман кодексына һәм РФ Административ хокук бозулар турындагы кодекска үзгәрешләр кертүгә бәйле юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар – агачны сатучылар һәм сатып алучылар да аңа бәйле алыш-бирешне декларацияләргә тиеш.

Декларация бирмәгән яки вакытында тапшырмаган, шулай ук алдак мәгълүмат җиткергән очракта 20 000 сумнан – 200 000 сумга чаклы административ штраф салу каралган.

Нинди дә транспортта агач ташыганда, шул исәптән килешү нигезендә, озату документы булырга тиеш. Аны агачка хуҗа булган юридик зат, шәхси эшкуар оформить итә. Бу таләпләр гражданнарның шәхси хаҗәте өчен әзерләнгән агачларны ташуга кагылмый.

Документсыз агач ташуга да административ штраф каралган: 50 000 сумнан – 700 000 сумга хәтле, шулай ук агачны һәм транспорт чарасын да конфискацияләргә мөмкиннәр.

В.ПИРОГОВ,

РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Стәрлетамак районы буенча федераль дәүләт урман һәм янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы.

Читайте нас: