Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
4 февраль 2020, 19:05

БҮРЕЛӘР АЯУСЫЗ

Балтач районында урнашкан «Дилмиев шәхси предприятиесе»нең Иске Уразай сөтчелек фермасы утарында бер тананы бүреләр бугазлаган.

Балтач районында урнашкан «Дилмиев шәхси предприятиесе»нең Иске Уразай сөтчелек фермасы утарында бер тананы бүреләр бугазлаган.

Көз айлары ахырында «Россия» җәмгыяте директоры урынбасары Ренат Гарипов Иске Тимкә сөтчелек фермасы утарына килгән ике бүрене автомашина белән куып җибәргәне турында сөйләп торган иде, дип яза «Балтач таңнары» гәзите журналистлары Дамир Хәйретдинов һәм Аида Хәйретдинова.

Дүрт бүрене юлчылар Борай районының Кизгән авылы тирәсендә очравы турында да хәбәр килеп җитте. Әйе, бүреләр өеренең азык эзләп йөзләрчә километр ара узуы турында мәгълүм. Ә бүре тәүлегенә кимендә берничә килограм ит ашый. Димәк, дүрт ерткычтан торган өергә бер сыерны ботарлау берни тормый. Бу хәлдән соң узган атнада районның аучылар төркеме ерткычларны ауларга чыккан.

— Бүре аулау - катлаулы, хәвефле эш. Шуңа андый ерткычларны ауларга күмәкләшеп йөрү хәерле, — ди тәҗрибәле аучы Фәрис Галәетдинов, ау үзенчәлекләре белән уртаклашып.

Ә бүреләр җиңел килеп капмаган аучыларга. Марат Хәйруллин, Булат Борханов, Радик Хиҗапов, Валерик Зәйнетдиновка бүреләрнең эзеннән каргизгечләрдә дистәләрчә километр юл узарга туры килгән. Ләкин ерткычлар хәйләкәр. Алар аучылар үтә алмаслык урыннарга качу ягын карый. Андый урыннарда бүреләр артыннан чаңгыда куарга туры килгән.

Аучылар ике көн эчендә дүрт бүре атып алган. Ерткычларның икесе Иске Янбай якларында урманнарга качарга өлгергән. Икесе Иске Уразай тирәсендә аучылар авына капкан. Атып алынган бүреләр 80-90 килограмм авырлыкта. Ә алар ботарлаган тананың бәясен исәпләп чыгарсаң, ул утыз-кырык мең сумнан да арзан тормый. Шуларны исәпләгәндә, аучылар башкарган эшне бәһаләп бетергесез, дип яза "Матбугат.ру".

Автор: Миләүшә Латыйпова

Читайте нас: