Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
4 февраль 2020, 17:20

ФОРУМНЫ КИЧЕКТЕРЕП ТОРЫРГА ТУРЫ КИЛӘЧӘК

Сочида 12-14 февральдә үтәргә тиешле Русия инвестиция форумы башка датага күчерелде. Моңа коронавирус инфекциясе таралу сәбәпче.

Сочида 12-14 февральдә үтәргә тиешле Русия инвестиция форумы башка датага күчерелде. Сәбәбе – дөнья буйлап коронавирус инфекциясе таралу.

2002 елдан бирле ел саен үткәрелеп килгән чараны кичектереп тору тәкъдиме белән премьер-министр Михаил Мишустин үткәргән киңәшмәдә хөкүмәт рәисе урынбасары Татьяна Голикова чыкты. Аны вице-премьер Дмитрий Чернышенко да хуплады.

“Әлеге көнгә форумда катнашыр өчен теркәлгән 4 мең кешенең 500гә якыны чит ил вәкилләре. Аларның да яртысы коронавирус белән авыру очрагы теркәләгән илләрдән. Аларны катнаштырмау килешми, әмма башкаларны куркыныч астына кую да дөрес түгел, – дип аңлатты Чернышенко.

Хөкүмәт рәисе форумны башка вакытка күчерергә кирәк дигән карар кабул итте.

– Бу очракта без иң беренче чиратта үзебезнең гражданнарның һәм, әлбәттә, форумда катнашучыларның да, хәвефсезлеген һәм сәламәтлеген кайгыртырга тиешбез,– диде ул.

Шулай ук финанслар министрлыгы белән берлектә Дмитрий Чернышенкога форумны оештыручыларның чыгымнарын исәпләргә һәм компенсацияләү турында уйларга кушты.

Читайте нас: