Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
4 февраль 2020, 14:05

Хәбиб белән Макгрегорның очрашуы көтелә

Бокс яратучыларга сөенечле хәбәр! Көз көне Хәбиб Нурмөхәммәтов һәм ирландияле Конор Макгрегорның күптәннән көтелгән көрәше булмакчы.

Ниһаять, 2020 елның көзендә җиңел авырлык буенча UFCның Русия чемпионы Хәбиб Нурмөхәммәтов һәм ирландияле Конор Макгрегорның күптәннән көтелгән көрәше булмакчы.
Гыйнвар аенда Лас-Вегаста үткән турнирда Макгрегор Дональд Серронены 40 секунд эчендә егып аударды. Шулай итеп, бу аның 3 ел эчендә беренче җиңүе булды. Бу вакыйгадан соң Конорның дәрте кабынды, күрәсең, көрәш мәйданында Хәбиб Нурмөхәммәтов һәм Тони Фергюсон белән очрашырга теләк белдергән. Әгәр Хәбиб Фергюсонны җиңсә, ММА фанатлары көтеп алынган бу реванш-көрәшне күрә алачак.

Хәбиб Нурмөхәммәтов бу хакта үз фикерен җиткергән. Аның менеджеры Али Абдель-Азиз биргән интервьюсында болай дигән: "Ирландияле Конор Макгрегор Хәбиб белән очрашасы килсә, башта әнә Джастина Гэтжи белән алышып карасын. Аны җиңсә, Хәбиб көч сынашырга риза булачак", - дип әйткән.
Хәбиб үзе: "Макгрегорның Дональд Серронены җиңүе аптыратмады. Әйе, ул анда яхшы чыгыш ясады, әмма минем белән көрәшүгә чыгу өчен бу әле бик аз, -дип өстәгән.

UFC җитәкчесе Дана Уайт башта ук әйткән булган: "Әгәр гыйнварда үтәчәк турнирда Конор җиңсә, аңа Хәбиб белән реванш көрәше үткәрү мөмкинлеге биреләчәк, һәм ул спорт тарихында иң зур тамаша булачак”.

Хәзер Нурмөхәммәтов Фергюсон белән чыгарга әзерләнә. Ул уенны да халык зур түземсезлек белән көтә, әлбәттә, Хәбиб бу чарага нык әзерләнә.

Хәбиб һәм Фергюсон көрәшеннән соң ук Рамазан ае башланачак. Хәбиб, мөселман буларак, Ураза вакытында уеннарны туктатачак. Шуңа күрә очрашу көз аена билгеләнде», — дип белдергән UFC башлыгы Дана Уайт.

Нурмөхәммәтов һәм Макгрегор беренче тапкыр 2018 елның көзендә көрәшкәннәр иде, ул чакта русияле җиңү яулады.

Читайте нас: