Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
4 февраль 2020, 17:50

ИРКӘДӘН КЕМ ҮЧ АЛГАН?

Бу хакта "Азатлык радиосы" сайтында хәбәр ителә.2 февральдә Иркәнең Казандагы "УНИКС" концертлар залында узган концерты берникадәр вакытка тоткарланып торган. Оештыручыларга залда шартлаткыч урнаштырылганы хакында хәбәр иткәннәр.Иркәнең (паспорттагы исеме – Айгөл Шабакаева) машинасына зыян салынган. Билгесез кешеләр, аның тәрәзәләрен ватып, тәгәрмәчләрен тишкән. Бу турыда татар-башкорт эстрадасы җырчысы Элвин Грей үзенең Instagram сәхифәсендә хәбәр итте. Элвин Грей 2 февраль көнне Иркәнең "УНИКС"тагы концерты вакытында бинада шартлаткыч булуы турында билгесез кешедән шалтырату килүен, концертның өзелүен дә язган.“Концертка килгән кешеләр дә, Иркә дә түзем булды, концерт тулы залда үтте. Ләкин иртән тагын күңелсез вакыйга – җырчының машинасын җимергәннәр", - дип язган Грей.Видеодан күренгәнчә, машинаның бөтен тәрәзәләре дә ватык. Артист әйтүенчә, бу беренче генә очрак түгел – узган елның көзендә Иркәнең машинасының тормоз шлангын кискәннәр, тәгәрмәчләрен тишеп, руль җайланмасын бозганнар.Бу хәлләрне "Азатлык"ка җырчы Иркә үзе дә раслады. "Иске булса да, бу – гаиләбезнең бердәнбер машинасы. Узган елның октябрендә дә минем машинага зыян салганнар иде, ул вакытта полиция җинаять эшен тикшерүдән баш тартты. Эшне ачмаска дип аларга "өстән" хәбәр килгәндер, дип уйлым. Безнең югарыда утыручы кешеләр юк, үзебез бик гади кешеләр. Бу юлы да полициягә гариза яздык, әмма машинаны карарга шул үк кешеләр килде", - дип сөйләде ул."Бу кемнең эше булырга мөмкин?" дигән сорауга җырчы җавап бирә алмады.Элегрәк Элвин Грей, “Барс Медиа” артистлары арасында килеп чыккан ызгышны ширкәтнең элекке генеральный продюсеры Радик Артемьев башлап җибәрде, дип язып чыккан иде.Узган атнада татар эстрадасында, аерым алганда "Барс Медиа" ширкәте тирәсендә, җәнҗал купты. Татар җырчысы Ландыш Нигъмәтҗанова, Фирдус Тямаев, Илсөя Бәдретдинова һәм башка җырчылар "Барс Медиа"дан китүен, элемтәләрен өзүен белдерде. Татар артистлары, җырчы Иркә "Барс Медиа" ширкәте җитәкчелеге, аның мөдире Динә Гәрәевага тәэсир итеп, ширкәттәге кадрлар мәсьәләсенә тыкшына, дип ризасызлык белдерде. Бу хакта тулырак: https://www.azatliq.org/Фото: vk.com сайтыннан Автор: Резида Валитоваhttps://kiziltan.rbsmi.ru/articles/gail-uchagy/Irk-ne-d-mashinasin-imerg-nn-r-107152/

Бу хакта "Азатлык радиосы" сайтында хәбәр ителә.

2 февральдә Иркәнең Казандагы "УНИКС" концертлар залында узган концерты берникадәр вакытка тоткарланып торган. Оештыручыларга залда шартлаткыч урнаштырылганы хакында хәбәр иткәннәр.

Иркәнең (паспорттагы исеме – Айгөл Шабакаева) машинасына зыян салынган. Билгесез кешеләр, аның тәрәзәләрен ватып, тәгәрмәчләрен тишкән. Бу турыда татар-башкорт эстрадасы җырчысы Элвин Грей үзенең Instagram сәхифәсендә хәбәр итте. Элвин Грей 2 февраль көнне Иркәнең "УНИКС"тагы концерты вакытында бинада шартлаткыч булуы турында билгесез кешедән шалтырату килүен, концертның өзелүен дә язган.

“Концертка килгән кешеләр дә, Иркә дә түзем булды, концерт тулы залда үтте. Ләкин иртән тагын күңелсез вакыйга – җырчының машинасын җимергәннәр", - дип язган Грей.

Видеодан күренгәнчә, машинаның бөтен тәрәзәләре дә ватык. Артист әйтүенчә, бу беренче генә очрак түгел – узган елның көзендә Иркәнең машинасының тормоз шлангын кискәннәр, тәгәрмәчләрен тишеп, руль җайланмасын бозганнар.

Бу хәлләрне "Азатлык"ка җырчы Иркә үзе дә раслады. "Иске булса да, бу – гаиләбезнең бердәнбер машинасы. Узган елның октябрендә дә минем машинага зыян салганнар иде, ул вакытта полиция җинаять эшен тикшерүдән баш тартты. Эшне ачмаска дип аларга "өстән" хәбәр килгәндер, дип уйлым. Безнең югарыда утыручы кешеләр юк, үзебез бик гади кешеләр. Бу юлы да полициягә гариза яздык, әмма машинаны карарга шул үк кешеләр килде", - дип сөйләде ул.

"Бу кемнең эше булырга мөмкин?" дигән сорауга җырчы җавап бирә алмады.

Элегрәк Элвин Грей, “Барс Медиа” артистлары арасында килеп чыккан ызгышны ширкәтнең элекке генеральный продюсеры Радик Артемьев башлап җибәрде, дип язып чыккан иде.

Узган атнада татар эстрадасында, аерым алганда "Барс Медиа" ширкәте тирәсендә, җәнҗал купты. Татар җырчысы Ландыш Нигъмәтҗанова, Фирдус Тямаев, Илсөя Бәдретдинова һәм башка җырчылар "Барс Медиа"дан китүен, элемтәләрен өзүен белдерде. Татар артистлары, җырчы Иркә "Барс Медиа" ширкәте җитәкчелеге, аның мөдире Динә Гәрәевага тәэсир итеп, ширкәттәге кадрлар мәсьәләсенә тыкшына, дип ризасызлык белдерде.
Бу хакта тулырак: https://www.azatliq.org/

Фото: vk.com сайтыннан

Автор: Резида Валитова

Читайте нас: