Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
4 февраль 2020, 11:35

КОРОНОВИРУС ТҮГЕЛ МИКӘН?

Стәрлетамакта сигезенче сыйныф укучысын яңа коронавируска шикләнеп дәваханәгә салганнар. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы яза.

Башкортстанда 8нче сыйныф укучысын дәваханәгә салганнар.

Стәрлетамакта сигезенче сыйныф укучысын яңа коронавируска шикләнеп дәваханәгә салганнар. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы яза.

Үсмер әти-әнисе белән Кытайның Хайнань утравында ял иткән була. Күптән түгел алар ялдан кайткан, укучы үзен начар хис иткән. Аны йогышлы авырулар дәваханәсенә салганнар.

"Баладан анализлар алынган, нәтиҗәләр берничә көннән соң әзер булачак. Бәлки, сүз, начар һава шартларын исәпкә алып, бала организмының акклиматизацияләнүенә бәйле булган гади ОРВИ турында барадыр”, - дип ачыклык керткән әлеге хәлгә Стәрлетамак балалар шәһәр дәваханәсе баш табибы Борис Шәрипов.

Мәгълүм булуынча, Башкортстанда 3 февральгә яңа коронавирус белән авыручылар теркәлмәгән. Республика территориясенә коронавирус авыруы үтеп керүен һәм таралуын булдырмау буенча эпидемиягә каршы комплекслы чаралар оештырылды.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Читайте нас: