Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
4 февраль 2020, 12:20

ТҮБӘЛӘРДӘН КАР ТӨШӘ БАШЛАДЫ...

Ырынбур өлкәсендә бер укучы өстенә кар ишелеп төшкән

л баш мие җәрәхәтләре белән дәваханәгә озатылган.

Бу хәл Ырынбур өлкәсендә булган.

Бүген өченче сыйныф укучысына мәктәптән кайтып барганда йорт түбәсеннән кар ишелеп төшкән. Аллаһка шөкер, бу вакыйганы башка кешеләр күреп калган һәм аны кар арасыннан чокып чыгарган.

Нәтиҗәдә, бала баш мие җәрәхәтләре алган һәм дәваханәгә озатылган. Табиблар белдерүенчә, ул авыр хәлдә. Якын арада аның башына операция ясаячаклар.

Арытаба ачыклануынча, биредә "Сак булыгыз, түбәдән кар төшәргә мөмкин!" дигән кисәтүче язма булмаган. Баланың әнисе моның турында полиция бүлегенә хәбәр иткән. Бу хәл буенча җинаять эше кузгатылган.

Автор: Ример Насретдинов

Читайте нас: