Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
4 февраль 2020, 13:30

"Йөрәгем дә бер, йөрәгемдә дә берәү»

Бөре шәһәрендә егет белән кызның җансыз гәүдәләре табылу турында язган идек. Алар белән ни булган?

Бөре шәһәрендә егет белән кызның җансыз гәүдәләре табылу турында язган идек.

Дүртөйледән Радмир В. һәм аның сөеклесе Линара Г. искиткеч бәхетле пар булган, дип билгеләп үтә дуслары. Алар озын һәм шатлыклы гомер кичерергә, өйләнешергә һәм игелекле балалар табарга хыялланган. Әмма планнары тормышка ашмады: аларны Радмир арендалаган фатирда табып алалар.
Башлангыч фараз буенча, үлем сәбәбе исле газга агулану булырга мөмкин. Аларның идәндә яткан гәүдәләрен фатир хуҗасы таба. Ул полиция белән "ашыгыч ярдәм" чакырта. Кыз әле сулыш алган була. Ул дәваханәгә озатылган, әмма аны коткарып кала алмаганнар.

Үсмерләр арасында җитди мөнәсәбәтләр булган. Алар вакытларын бергә үткәргән, гаилә бәйрәмнәренә йөргән, әти-әниләре белән танышкан. Линара үзенең егетенә социаль челтәрләрдә дулкынландыргыч постлар багышлаган.

"Йөрәгем дә бер, йөрәгемдә дә берәү», - дип язган ул.

Радмирга бер айдан 19 яшь тулган булыр иде. Аның сөйгәненә 14 яшь була. Аларны Бөре районында янәшә җирләячәкләр.

Фото: Bashnyis.ru

Автор: Резеда Галикәева

Читайте нас: