Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
4 февраль 2020, 12:35

ЯШЬЛЕК – ЯҢА ИДЕЯЛӘР ҺӘМ АЧЫШЛАР ЧОРЫ

30 гыйнварда Стәрлетамак тармакара колледжда (Наумовка авылы) үткән “Яшьләр инициативасын үстерү” V Яшьләр мәгариф форумы районның актив һәм инициативалы яшьләрен җыйды. Алар исәбендә – яшьләр эше белгечләре, җәмәгать оешмалары җитәкчеләре, колледж студентлары һәм югары сыйныф укучылары.

30 гыйнварда Стәрлетамак тармакара колледжда (Наумовка авылы) үткән “Яшьләр инициативасын үстерү” V Яшьләр мәгариф форумы районның актив һәм инициативалы яшьләрен җыйды. Алар исәбендә – яшьләр эше белгечләре, җәмәгать оешмалары җитәкчеләре, колледж студентлары һәм югары сыйныф укучылары.
Чараны оештыручылар: муниципаль район Хакимиятенең мәдәният, спорт, яшьләр сәясәте һәм җәмәгать берләшмәләренең үзара хезмәттәшлек идарәсе, Сәрлетамак тармакара колледж һәм Башкортстан Республикасы “Яшьләр сәясәте лигасы” җәмәгать оешмасы.
Форумны ачуда Хакимият башлыгы Ә.Р.Әбдрәфыйков район яшьләрен җылы сәламләде һәм катнашучыларга нәтиҗәле эшләүләрен теләде.
Мәдәният, спорт, яшьләр сәясәте һәм җәмәгать берләшмәләренең үзара хезмәттәшлек идарәсе начальнигы П.Н.Шорохов әйтүенчә, киләчәк, иң мөһим бурычларны билгеләгән һәм аларны хәл итүне максат итеп куйган инициативалы, креатив фикер йөртүче яшьләр кулында.
Санкт-Петербург, Ырынбур, Новосибирск, Бөек Луки, Хабаровск крае һәм Мурманск өлкәсе яшьләре дә форумчыларны видеомөрәҗәгать аша сәламләде.
Мондый форумнар яшьләргә яңа мөмкинлекләр ача, иҗади һәм проект эшләрендә этәргеч бирә, тормышта үзләрен табарга булыша, һөнәри карьера юлында тәүге адымнар ясарга, бәяләп бетергесез практик тәҗрибә тупларга һәм, әлбәттә, яңа дуслар-фикердәшләр табарга ярдәм итә.
Пленар өлештә Башкортстан Республикасы “Яшьләр сәясәте лигасы” җәмәгать оешмасы башкарма комитеты проект хезмәте начальнигы И.Р.Юлдыбаев 2019 елгы Бөтенрусия форум кампаниясе турында җентекле сөйләде. Шулай ук ул социаль проектлаштыру нигезләре буенча мастер-класс үткәрде. Әйткәннәрен эчтәлекле презентация белән ныгыта барды, проектны ничек тормышка ашыру турында – идеядән башлап гамәлгә ашыруга чаклы аңлатты.
Пленар өлештән соң форум эше белем бирү мәйданчыкларында дәвам итте. Форумда катнашучылар тәҗрибәле модераторлар ярдәмендә яшьләр өлкәсендәге мәсьәләләрне тикшерде, кызыклы тәкъдимнәрен кертте, фикер алышты, әңгәмәләште. Эш барышында алар Яшьләр сәясәте лигасы эшчәнлеге белән танышты, социаль челтәрләрдә проектларны тәкъдим итәргә өйрәнде. “Парламент дебатлары” узган мәйданчыкта да әңгәмә бик кызу барды.
Форумда катнашучылар үзләре өчен бик күп яңа һәм фәһемле нәрсәләр, уңай тәэссоратлар алды, ә кемдер, бәлки, бу форумда үзенә яңа максатлар билгеләгәндер һәм алар озакламый гамәлгә ашар, чөнки яшьлек – яңа идеяләр һәм ачышлар чоры.
.

Г.ТИМЕРБАЕВА.

Читайте нас: