Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
29 март 2020, 18:15

АВЫРУЧЫЛАР САНЫ БЕРГӘ АРТТЫ

Республикада коронавирус белән авыручылар саны артты

Моның турында сәламәтлек саклау министры Максим Забелин бүген үткән брифингта белдерде. Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавируска багышланган чираттагы брифинг үткәрде. Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин белдерүенчә, әлеге вирус янә бер кешедә табылган. Шулай итеп, бүген республикада 5 кешедә әлеге авыру барлыгы билгеле. Бу кеше 14 мартта Франциядән Русиягә кайткан булган, ә 15 марттан ул республикада. Ул - студент.
Әлеге сәгатьләргә булган мәгълүмат буенча, республикада 97 кеше стационарда. Чарада катнашучылар киләсе атнада республикада карантин булачагын, чит илдән кайтучыларның яшәешен, авыруларның ничек дәвалануы турында да сөйләде. Максим Забелин билгеләвенчә, әлеге вирус ачыкланган кешеләрнең барысы да чит илдән кайткан, ягъни республикада вирусның бер кешедән икенче кешегә йогу очрагы әлегә юк. Бу - уңай күрсәткеч.
Русия Президенты Владимир Путин киләсе атнада ил буенча карантин булачагын белдерде һәм икътисадның кайсы тармаклары эшләмәячәген әйтте. Шул ук вакытта, дәваханәләр, транспорт һәм башка кайбер өлкәләрнең эшчәнлеге дәвам итәчәк. Бүген республиканың Энергетика министрлыгы сайтында иртәгәдән кайсы оешмаларның карантинга китәчәге турында тулы исемлек пәйда булачак. Чарада республикада яшәүчеләрне борчыган бик күп сорауларга да җавап бирелде. Атап әйткәндә, социаль челтәрләрдә дүшәмбедән Уфага керү һәм чыгу мөмкин булмаячак, дигән имеш-мимешләрне дә кире какты белгечләр. Шул ук вакытта, карантиндагы кешеләр хәвефсезлек кагыйдәләрен онытмасын иде, дигән фикерне әйтте алар.

Автор: Гөлия Мөгаллимова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Respublikada-koronavirus-bel-n-aviruchilar-sani-artti-190750/

Читайте нас: