Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин коронавирус пандемиясе чорында республика даруханәләрендә битлекләр җитмәү мәсьәләсен ачыклады.
"Кичә без битлекләрнең яңа партиясен алдык. Беренче чиратта хакимият органнарын: Эчке эшләр, Гадәттән тыш хәлләр министрлыкларын тәэмин иттек. Кичә кич Уфаның дәүләт даруханәләренә 200 меңнән артык битлек китерелде, бүген алар шулай ук зур торак пунктларга күчерелде, - дип ачыклык кертте министр. - Киләсе атнада тагын 700 мең битлек булыр дип көтелә. Шәхси даруханәләрдәге коллегаларның да бу юнәлештә эшләү мөмкинлеге барлыкка килә дип уйлыйм".