Яшьләр узган елда проектлары буенча грант откан. Проект суммасы 3,3 миллион сум тәшкил иткән, шуларның 300 меңе - үз акчалары. Тәүдә алар иттән ярымфабрикатлар җитештерү цехын ачкан, ә соңрак янә кирәкле җиһазлар да сатып алган. "Краковская" казылыгының беренче партиясе чыгарылган да инде, киләчәктә деликатеслар һәм тагын берничә төр казылык җитештерергә планлаштыралар. Бөтен продукция Салават районы кибетләренә җибәрелә.