Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
29 март 2020, 17:55

РУСИЯ ЧИКЛӘРЕ ЯБЫЛА

Хөкүмәт карарында чикләүләрнең нинди вакытка кертелүе аныкланмый.

Хөкүмәт карарында чикләүләрнең нинди вакытка кертелүе аныкланмый.

Коронавирустан саклану максатында 30 март төненнән Русиядә автомобиль, тимер юл, җәяүлеләр, елга һәм катнаш үткәрү пунктлары аша хәрәкәт вакытлыча ябылачак. Тиешле карар Русия Хөкүмәте сайтында урнаштырылган.

Шулай ук Русия-Беларусь чигенең коры җир участогы ябылачак. Чикне гражданнарның аерым категорияләре генә кисеп чыга алачак - аерым алганда, дипломатлар һәм рәсми делегацияләр әгъзалары, йөк транспортын йөртүчеләр, Калининград өлкәсендә яшәүчеләр, Донецк халык республикасы һәм Луганск халык республикасының Русия паспортлы кешеләре, якын кардәшләренең үлеме белән бәйле рәвештә илдән китүче русиялеләр.

Хөкүмәт карарында чикләүләрнең нинди вакытка кертелүе аныкланмый.
Соңгы мәгълүматлардан билгеле булуынча, шулай ук, Русия төбәкләре арасында тимер юл һәм һава пассажирлар транспортының туктатылу ихтималы бар.


Автор: Идрис Саитгалеев

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/D-sh-mbed-n-Rusiya-chikl-re-yabila-190247/

Читайте нас: