Авыл тормышы
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
30 март 2020, 17:00

Дистанцион дәресләргә багышланган яңа бүлек ачылды

24 марттан “БР электрон мәгариф” порталында укучылар өчен дистанцион дәресләргә багышланган яңа бүлек ачылды. Анда урнаштырылган видеодәресләрне теләге булган һәркем карый ала.БР Мәгариф министрлыгында хәбәр итүләренчә, порталда тәкъдим ителгән видеодәресләр тиешле мәгариф программасына керми, ә буш вакытта өстәмә белем алу өчен тәкъдим ителә.Белгечләр әлеге бүлекнең Русия президенты В. Путинның май указын тормышка ашыру максатында эшләнгән “Мәгариф” милли пректы кысаларында булдырылын әйтә. Ул дистанцион режимда мәктәп укучыларын уку процессы белән тәэмин итү өчен эшләнгән. Мондый уку формасы каникулда яки әлеге вакыттагы кебек карантинда булган укучылар өчен аеруча файдалы булыр дигән фикердә белгечләр. Автор : Ибрагимова Эльмираhttps://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Ukuchilar-chen-elektron-portalda-ya-a-b-lek-191429/

24 марттан “БР электрон мәгариф” порталында укучылар өчен дистанцион дәресләргә багышланган яңа бүлек ачылды. Анда урнаштырылган видеодәресләрне теләге булган һәркем карый ала.

БР Мәгариф министрлыгында хәбәр итүләренчә, порталда тәкъдим ителгән видеодәресләр тиешле мәгариф программасына керми, ә буш вакытта өстәмә белем алу өчен тәкъдим ителә.

Белгечләр әлеге бүлекнең Русия президенты В. Путинның май указын тормышка ашыру максатында эшләнгән “Мәгариф” милли пректы кысаларында булдырылын әйтә. Ул дистанцион режимда мәктәп укучыларын уку процессы белән тәэмин итү өчен эшләнгән. Мондый уку формасы каникулда яки әлеге вакыттагы кебек карантинда булган укучылар өчен аеруча файдалы булыр дигән фикердә белгечләр.

Автор : Ибрагимова Эльмира
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Ukuchilar-chen-elektron-portalda-ya-a-b-lek-191429/
Читайте нас: