Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
30 март 2020, 15:15

ИМБИРЬсез нишлибез инде...

Киштәләрдәге имбирь хакыннан күзләр ояла, җәмәгать

Кайсебер ("оятсыз" дип әйтәсе килә бу очракта) кешеләр илгә килгән афәт ярдәмендә баеп, үз кесәләрен тутырып калырга тырыша. Ә моңа без үзебез юл куябыз түгелме соң?

Мәсәлән, кибет киштәләреннән имбирь юкка чыкты һәм базарда сату итүчеләрдә һәм кайбер кибетләрдә аның бер килограммы бәясе 1 меңнән 4 мең сумга кадәр күтәрелде Ә кичә 100 граммы 500 сум булган урыннар да бар дип язды миңа моны үз күзләре белән күргән танышларым.

Әйе, мәгълүматның күплеге дә моңа сәбәпче булгандыр. Чөнки барлык Интернет челтәрендә коронавирусны йоктырмаучы рецептлар барлыкка килде. Шулар арасында иң популяры - ватсап челтәрендә имбирь ярдәмендә иммунитетны күтәреп була дигән видеоролик һәм имбирь чәйнәп йөрсәң, сиңа бу вирус беркайчан да якын килмәячәк дигән язулар.
Шулай ук лимон, аш содасы белән дә рецептлар күп тәкъдим ителә. Бүген аларның хакы да көч җитмәстәй булыр микән..
Кадерле дуслар, паникага бирелми, хуҗалар кушканны үтәп, кагыйдәләрне бозмый, сабыр гына бу сынауны үткәреп җибәрик.


Читайте нас: