Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
30 март 2020, 17:00

МӘСКӘҮДӘ бар кешеләр өчен дә карантин кертелде

Указга ярашлы фатирдан чыгарга рөхсәт ителгән очраклар билгеләнде

Мәскәү мэры Сергей Собянин 29 мартта изоляциянең гомуми режимын кертү турындагы указга кул куйды. Шундый ук чаралар Мәскәү өлкәсендә дә кертелде.

Указга ярашлы фатирдан чыгарга рөхсәт ителгән очраклар билгеләнде:

ашыгыч медицина ярдәме кирәксә һәм сәламәтлеккә турыдан-туры хәвеф янаган очракта;

әгәр сез эшкә йөрергә бурычлы кешеләр исемлегенә керсәгез;

якындагы кибеткә яки даруханәгә бару өчен;

100 метрдан артмаган арада йорт хайваннарын урамда йөртү;

көнкүреш чүп-чарын чыгару өчен.

Якын көннәрдә мэрия тагын бер чара кертергә планлаштыра. Ул кабул ителсә, махсус пропуск булганда гына урамга чыгарга мөмкин булачак. Махсус пропускларның төре, бирү тәртибе һәм алу ысулын Мәскәү Хөкүмәтенең аерым акты билгеләячәк. Аерым акт кабул ителгәнче шәһәр буйлап махсус пропусксыз хәрәкәт итәргә була.

Яңа чикләүләрне бозган өчен җәза якын көннәрдә билгеләнәчәк, дип хәбәр ителә. Хакимият билгеләп үткәнчә, өй режимы гражданнарның шәһәргә килү яки Мәскәүдән китү хокукларын чикләми. Сүз шәһәр буйлап сәбәпсез хәрәкәт итәргә ярамавы турында гына бара. Указда шәхси һәм хезмәт, махсус һәм җәмәгать транспорты хәрәкәтен чикләү каралмаган.

Моннан тыш, түбәндәге чаралар кертелә:

Гражданнар башка кешеләрдән 1,5 метрдан да ким булмаган социаль дистанцияне үтәргә тиеш. Искәрмә-такси автомобильләрендә йөрү тыела.

COVID-2019 вирусының җиңел формасы белән авыручы мәскәүлеләр табиблар күзәтүе астында өйдә генә дәваланачаклар.Табиблар билгеләнеше буенча алар вируска каршы препаратларны бушлай алачаклар. Бушлай дарулар китерүне ашыгыч ярдәм хезмәте, поликлиника хезмәткәрләре яки волонтерлар башкарачак.

Килеп туган хәл аркасында эш югалтучыларга ярдәм итү өчен махсус ярдәм чаралары комплексы эшләнәчәк. Беренче чиратта, эшсезләргә төбәк компенсация түләүләре кертелә. Эшсезлек буенча, пособиенең гомуми күләме аена 19 500 сум тәшкил итәчәк (Мәскәү өлкәсендә — 15 мең сум).

Автор : Фаткуллин Рәдиф
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/koronavirus/M-sk-d-aerim-regim-kertelde-191327/
Читайте нас: