Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
30 март 2020, 16:00

Рафаэль Мәрданшин Төп Законга үзгәрешләр турында

Югары вазыйфа биләүче җитәкчеләргә таләпләр катгыйлана

Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча Гомумрусия тавыш бирү көне билгесез вакытка кичектереде. Шуңа да карамастан, Русия Конституциясенә төзәтмәләр буенча фикер алышу дәвам итә. Бу җәһәттән Башкортстаннан Дәүләт думасы депутаты Рафаэль Мәрданшин Төп Законга үзгәрешләр турында болай дип белдерде:

Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча Гомумрусия тавыш бирү көне билгесез вакытка кичектереде. Шуңа да карамастан, Русия Конституциясенә төзәтмәләр буенча фикер алышу дәвам итә. Бу җәһәттән Башкортстаннан Дәүләт думасы депутаты Рафаэль Мәрданшин Төп Законга үзгәрешләр турында болай дип белдерде:

- Конституциягә төзәтмәләр Русия Президенты, Федераль Җыелыш әгъзалары һәм югары вазыйфа биләүче кешеләрнең эшчәнлегенә бәйле күп кенә үзгәрешләр кертә. Мәсәлән, аларга карата өстәмә таләпләр куела. Президентлыкка кандидат Русиядә кимендә 25 ел дәвамында яшәп, аның чит ил гражданлыгы булмаска тиеш. Бу таләп сайлаулар вакытына гына түгел, элекке чорга да кагыла.
Өстәмә таләпләр вәкаләтләре ил иминлеге һәм дәүләт мөстәкыйльлеге белән бәйле югары вазыйфа биләүче кешеләргә карата да кулланыла. Аларга Русия Хөкүмәте Рәисе һәм аның урынбасарлары, федераль министрлар, башкарма властьның федераль органнары җитәкчеләре, Русия субъектының югары вазыйфа биләүче кешеләре, Федераль дәүләт органнары җитәкчеләре, Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт думасы депутатлары, судьялар һәм прокурорлар керә.
Үзгәрешләр вазыйфа биләүче кешеләрнең постта эшли башлау вакытына да кагылды. Русия Президенты булып 35 яшьтән кече булмаган Русия гражданы сайлана ала. Югарыда телгә алынып үтелгән башка вазыйфа биләүче кешеләргә 30 яшь билгеләнә. Яшь буенча шушы ук таләп Федерация Советы сенаторларына да куела.н
Социаль сәясәт һәм мәдәният өлкәсенә караган мәсьәләләрдән Төп Законга төзәтмәләрдә кертергә тәкъдим ителгән социаль партнерлык төшенчәсе аеруча мөһим әһәмияткә ия, - дип ассызыклады Рафаэль Мәрданшин.

Фото:resbash.ru

Автор: Фәнүр Гыйльманов

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/Yugari-vaziyfa-bil-che-it-kchel-rg-tal-pl-r-katgiylana-191736/

Читайте нас: