Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
30 март 2020, 14:15

Уфа студенты алтын яулады

Күптән түгел Санкт- Петербург тимер юл транспорты техникумы базасында “Яшь профессионаллар” (Worldskills Russia) VIII Милли чемпионатының финалы узды.

"Яшь профессионаллар” (Worldskills Russia) VIII Милли чемпионатының финалы узды.

Күптән түгел Санкт- Петербург тимер юл транспорты техникумы базасында “Яшь профессионаллар” (Worldskills Russia) VIII Милли чемпионатының финалы узды.

Санкт-Петербург, Якутия, Байкал арты крае, Ростов һәм Мәскәү өлкәләреннән килгән җиде катнашучы арасында Уфа элемтә юллары институты Уфа тимер юл транспорты техникумының (Самара дәүләт элемтә юллары университеты филиалы) 3 курс студенты Вахит Нурдинов алтын медаль яулады.

Уфа студенты "Тимер юл транспортында ташу процессы белән идарә итү" компетенциясе буенча үз осталыгын күрсәтте.
Әлегә кадәр бу компетенция буенча ярышлар үткәрелмәгән, шуңа ул презентация чарасы булып тора, яңа технологияләрне һәм һөнәрне тәкъдим итә. Алга таба ул милли чемпионатның төп компетенцияләре составына керергә мөмкин. Шуңа күрә якташыбызның җиңүе финалда җиңүгә тиң.

“Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) VIII Милли чемпионатының финалы 17-21 июльдә Кемерово өлкәсенең Новокузнецк шәһәрендә узарга тиеш.

Сайлап алу ярышлары кысаларында Вахит Нурдиновның остазы, Уфа элемтә юллары институтының Уфа тимер юл транспорты техникумы укытучысы Диләрә Галимова Worldskills Russia чемпионатының сертификатланган эксперты булды.
Русия Президенты Владимир Путин указына ярашлы, 2018 елда Русиядә федераль масштабта яңа гомумдәүләт проектлары кабул ителде. Шул максаттан республикада “Яшь профессионаллар” (Ворлдскиллс Русия) төбәк проекты гамәлгә ашырыла.



Фото: gudok.ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Berenche-altin--Ufa-studentinda-191390/

Читайте нас: