Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
30 март 2020, 18:00

ЙОРТ ХАЙВАННАРЫ БУ ВИРУСНЫ ТАРАТАМЫ?

БР Сәламәтлек саклау министрлыгында “таҗлы чир”нең йорт хайваннары арасында таралуы турындагы имеш-мимешне кире кактылар.

БР Сәламәтлек саклау министрлыгында “таҗлы чир”нең йорт хайваннары арасында таралуы турындагы имеш-мимешне кире кактылар. “Йорт хайваннары инфекция таратучы була аламы?” дигән сорау бик күпләрне борчый икән.

Төбәк сәламәтлек саклау министры Максим Забелин сүзләренә караганда, йорт хайваннары COVID-19ны тарата алмый. “Бүгенге көнгә төгәл билгеле: кешедән тыш, ярканатлар гына әлеге чирнең чыганагы була ала”.

Республиканың гигиена һәм эпидемиология үзәге баш табибы Анна Казак та халыкны бу җәһәттән борчылмаска чакыра. “Әле таралган вирус кешедән кешегә генә йога ала. Этләр, песиләр, тычканнар аны тарата алмый”, – дип ышандыра ул.

Автор : Ибрагимова Эльмира
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/koronavirus/Pesie-n-n-kurikma-191009/
Читайте нас: