Авыл тормышы
-3 °С
Кар
Барлык яңалыклар
31 март 2020, 19:00

АВЫЛ БИЛӘМӘСЕ ИМИНЛЕГЕ ХАКЫНА БЕРГӘЛӘП ЭШЛӘРГӘ

Безнең гәзит укучыларны районыбызның авыл биләмәләре тормышы һәм урыннардагы үзидарә органнары эшчәнлеге белән таныштыруны дәвам итә. Бу юлы без Ашкадар авыл Советына юл тотабыз.

Безнең гәзит укучыларны районыбызның авыл биләмәләре тормышы һәм урыннардагы үзидарә органнары эшчәнлеге белән таныштыруны дәвам итә. Бу юлы без Ашкадар авыл Советына юл тотабыз.
Авыл биләмәсе ничек яши, тормыш көтү өчен уңайлы шартлар тудыру максатыннан нинди бурычлар хәл ителә, торак пунктларның территорияләрен төзекләндерү кысаларында ниләр эшләнә, киләчәккә нинди бурычлар куела – бу хакта безгә авыл биләмәсе башлыгы Р.Т. Йосыпова сөйләде.

- Безнең авыл җирлеге мәйданы буенча да, халык саны буенча да иң җыйнак биләмәләрнең берсе. Бездә ярдәмчел, кешелекле кешеләр яши. Яшәү пунктларның тормыш-көнкүрешенә кагылышлы барлык көнүзәк мәсьәләләрне, халык фикерен исәпкә алып, бергәләп хәл итәргә тырышабыз, - дип башлады сүзен Рита Тәлгать кызы.

Ул үзе Яңа Фёдоровка авылында туган. «Кайда тудым, шунда кирәк тә булдым. Миңа кече Туган илем кадерле. Биредә мин һәр урамны, һәр йортны, барлык халыкны беләм». 2015 елда авыл биләмәсе башлыгы вазыйфаларын башкаруга керешкәнче, ул мәгариф өлкәсендә хезмәт салган һәм аның кешеләр белән эшләү тәҗрибәсе була инде. Аның әйтүенчә, башта мондый җаваплы эшкә тотыну бераз авыр булган, әлбәттә. Тик менә инде биш елга якын ул авыл биләмәсе башлыгының эшләре һәм мәшәкатьләре белән яши, хезмәте белән кешеләргә файда китерергә тырыша.

Без килгән көнне Рита Тәлгать кызы балалар уен мәйданчыклары өчен – таганнар, тау шугычлар, карусельләр һ.б. җиһазлар комплектларын кабул итү белән шөгыльләнә иде. Халык соравы буенча яңа балалар мәйданчыклары Мәкъсүт һәм Григорьевка авылларында урнаштырылачак.

Территорияләрне төзекләндерү, яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру - бу мәсьәләләр даими игътибар таләп итә, шуңа күрә авыл хакимияте эшчәнлегендә ул мөһим урын алып тора. Шул ук вакытта авыл җирлегендә барган үзгәртеп коруларның уңышы күп очракта барлык халыкның инициативалылыгына, кызыксынучанлыгына һәм битараф булмавына бәйле.

Р.Т.Йосыпова сөйләвенчә, авыл биләмәсендә урындагы инициативаларны хуплау программасы уңышлы гамәлгә ашырыла, ул халык белән тыгыз элемтәдә социаль яктан әһәмиятле проблемаларны ачыкларга һәм нәтиҗәле хәл итәргә мөмкинлек бирә. Урындагы инициативаларны хуплау программасында беренче тапкыр 2017 елда катнашканнар. Ул вакытта программа буенча янгын сыешлыгы куелган. Ә инде икенче елда мәктәптәге иске тәрәзәләрне заманча пластик тәрәзәләргә алмаштыру проекты тәкъдим ителгән. Яңа Фёдоровка авылы мәктәбенең мәктәпкәчә төркемендә (фотода) түбәне ремонтлау янә тормышка ашырылган бер проект булган.

- Шулай ук урындагы инициативаларны хуплау программасында катнашу нәтиҗәсендә аерым бүлмәләрендә ФАП һәм китапханә урнашкан авыл мәдәният йорты бинасына капиталь ремонт ясау буенча зур эш башкарылды. Түбәсе тулысынча яңартылды, янгынга каршы ишекләр куелды, бүлмә ишекләре алмаштырылды, пластик тәрәзәләр урнаштырылды, мәдәният йортының актлар залындагы сәхнә ремонтланды. Кыскасы, бина үзгәрде, хезмәткәрләргә эшләү дә уңайлырак хәзер, монда килүчеләр дә шартларның яхшы булуын бәяләде, - дип уртаклашты авыл биләмәсе башлыгы.

Алар моның белән генә тукталып калмый, һәм гражданнар җыенында урындагы инициативаларны хуплау программасында катнашу мәсьәләсе буенча авыл җирлегенә МТЗ-82 тракторы кирәк дигән бердәм фикергә килә. Әгәр дә проект конкурсны уңышлы узса, кышкы чорда юлларны чистарту, яз һәм җәй айларында юл кырыйларын чабу, үләннәрдән тазарту өчен аларның үз техникасы булачак. Ә әлегә бу эшләрне башкарып чыгарга, килешү нигезендә, авыл биләмәсе территориясендә эшчәнлек алып баручы крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары булыша.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына «Бердәм Русия» Бөтенрусия сәяси партиясенең «Тәгаен эшләр» проекты буенча «Сагышлы ана» һәйкәлен реконструкцияләү, яу кырында һәлак булган, Җиңү белән кайткан, әмма бу көннәргә кадәр яши алмаган якташ-яугирләрнең исемнәре язылган гранит табличкалар урнаштыру планлаштырылган. Моңа кадәр һәйкәл янындагы территория төзекләндерелгән, коймалар алыштырылган, капка янындагы мәйданчык асфальтланган һәм эскәмияләр урнаштырылган иде.

Биләмә башлыгы сүзләренә караганда, 2018-2019 еллар дәвамында барлык торак пунктларда да урам утларын яңарту эшләре башкарылган. Бар җирдә экономияле светодиод яктырткычлар урнаштырылган.

Ел саен юллардагы чокырларны ямау эшләре алып барыла. Мәкъсүт авылында Дуслык һәм Көньяк урамнарына ком-таш катнашмасы сибелгән. Яңа Фёдоровка авылында үзәк урамда вакташ салынган, мәктәп яны ихаталанган һәм анда юл билгеләре куелган.

Бүгенге көндә авыл биләмәсендә каты коммуналь калдыкларны капчыкларга җыю оештырылган. Әмма быел ук барлык торак пунктларда чүп җыю өчен контейнерлар урнаштырылган мәйданчыклар җиһазландырылачак. Кирәкле санда контейнерлар сатып алынган инде.
Ашкадар елгасының торак пунктларга якын булуы сәбәпле, язгы ташкынга әзерлеккә зур игътибар бирелә. Бу максатларда ташкынга каршы комиссия төзелгән һәм язгы ташу чорына чаралар планы эшләнгән. Моннан тыш, халык белән янгын хәвефсезлеге буенча аңлату эшләре алып барыла. Профилактик чаралар кысаларында янгын хәвефсезлеге буенча белешмәлекләр таратыла. Гражданнарның аерым категорияләренә янгын чыгуны хәбәр итүче җайланмалар урнаштырылган.

Авыл биләмәсендә халык җыеннары даими үткәрелә, аларда халыкны борчыган проблемалар тикшерелә. Шулай ук авыл биләмәсе хакимиятенә халыктан да мөрәҗәгатьләр килеп тора. Үз чиратында, урындагы хакимият барлык мәсьәләләрне дә оператив хәл итәргә тырыша.

- Тышта яз, димәк, торак пунктларның территорияләрен санитар чистарту һәм төзекләндерү өмәләре вакыты җитә. Инде хәзер үк бездә беренче Чисталык көннәре узды, аларда мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре коллективлары актив катнашты. Үткәрелгән өмәләрдә бөтен халык диярлек теләп катнаша. Кар эрүгә, халык үзләренең йорт яны территорияләрендә тәртип урнаштыра башлаячак. Җәйге чорда даими рәвештә юл кырыйларындагы үләннәр чабыла, чүп-чардан чистартыла.

Яшәү пунктлары эстетикасы елында территорияләрне төзекләндерү эшләрен дәвам итәчәкбез. Мәкъсүт авылына, Яңа Фёдоровка авылының Үзәк урамына керү юлындагы коймаларны яңартырга кирәк булачак. Булган коймалар тиешле кыяфәткә китереләчәк һәм буялачак. Яңа Фёдоровкада, Мәкъсүттә һәм Григорьевкада тукталыш павильоннары урнаштыруны планлаштырабыз.

Шулай ук территорияләрне яшелләндерү буенча эшне дәвам итәчәкбез. Узган ел Мәкъсүттә һәм Яңа Фёдоровкага керү юлында бер гектар мәйданда нарат үсентеләре утыртылды. Киләчәктә, безнең планнар буенча, алар парк зоналарының нигезе булачак. Яңа Фёдоровкада мәдәният йорты янында һәм Мәкъсүт авылы мәчете территориясендә зәңгәр чыршылар утыртылды. Быел аларны якташ-яугирләр һәйкәле янында утыртуны планлаштырабыз. Моннан тыш, чәчәк түтәлләре дә булдырылачак.

- Авыл җирлеге башлыгы вазыйфасы зур җаваплылык йөкли һәм даими игътибар һәм күп көч таләп итә. Авыл халкының мөһим проблемаларын хәл итүдә кемнең ярдәменә таянасыз? – дип кызыксынам әңгәмәдәшемнән.

-Безнең авыл хакимияте коллективы зур түгел. Минем белән бергә эшләр идарәчесе Татьяна Петровна Тихонова хезмәт итә. Бу җаваплы, башкаручы, үз эшен яхшы белгән белгеч. Документлар белән бөтен эшне диярлек аның белән бергә алып барабыз.

Җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдә район Хакимияте һәрьяклы ярдәм күрсәтә. Шулай ук авыл биләмәсе хакимияте эшендә авыл биләмәсе депутатлар Советы да сүз һәм эш белән булышлык итә, алар сафында инициативалы, кече туган иленең иминлеге өчен җан атып яшәүче кешеләр бар. Алардан депутатлар Миңнулла Хәйрулла улы Бурангулов, Александр Иванович Тихонов, Урал Мансур улы Әлимбаев, Айгөл Валерьевна Липунова, Римма Зыят кызы Кантюкованы, шулай ук авыл биләмәсе ветераннар советы рәисе Фаягөл Мансур кызы Хөснетдинова һәм аксакаллар советы рәисе Зинаида Николаевна Толстованы да атап үтәсе килә. Аерым рәхмәт сүзләрен авыл биләмәсе тормышында актив катнашучы, бәйрәм чараларын үткәрүдә ярдәм итүче иганәчеләребезгә җиткерәсе килә. Бу – крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы М.Х. Бурангулов, И.К. Ишембаев һәм А.И.Тихонов.

Урындагы хакимиятнең төп бурычы - авыл биләмәсенең социаль һәм икътисади үсеше, төп көчне аларны хәл итүгә юнәлтәчәкбез. Авыл биләмәсе хакимияте эше авылда яшәү дәрәҗәсен максатчан яхшыртуга юнәлдерелгән. Һәм мин бу эштә депутатларның, җәмәгатьчелекнең һәм авыл халкының аңлавына һәм ярдәменә өметләнәм. Уртак көч белән күп нәрсәгә ирешергә мөмкин, дип ышанам.

Г. ТИМЕРБАЕВА.

Автор фотосы.

Читайте нас: