Президент Владимир Путин тарафыннан бер атналык ял кунакка йөрешү, күңел ачу өчен түгел, саклану һәм Русиядә үлемечле инфекция таралуны туктату өчен бирелде
Иртәгә — Халыкара көлке көне. Әмма бүгенге хәл-шартларда көләсе дә, шаяртасы да килми. Дөнья өстенә кара козгын кебек ябырылган коронавирус инфекциясе, язга һәм җәйгә булган планнарны челпәрәмә китереп, һәркемнең тынычлыгын бозып, югары әзерлек сызыгына басарга мәҗбүр итте. Күкрәк тутырып яз һавасын сулыйсы урынга борын-авызны медицина битлеге белән каплап йөрибез. Кул бирешеп исәнләшүләр дә онытылды. Кешеләр бер-берсе белән сөйләшеп тору түгел, тизрәк йортына, фатирына кереп бикләнү ягын карый. Сабын, гигиена чараларын, кибетләрдә бик зур дефицитка әйләнгән антисептикларны, дөресен әйткәндә, ашамыйбыз гына инде хәзер.
Һәм халыкның шушы рә-вешле иң җитди хәвефсез-лек чаралары күрүе табигый да, кирәк тә, һәрьяклы акланган да. Ни өчен дигәндә, Кытайдан башланып, арытаба ярты Европаны тезләндергән зәһәр коронавирус бүген инде ныклап торып Русиядә дә үзенең үлемечле агуын чәчмәкче. Материал язылган вакытта илдә коронавирус белән авыручы 1836 кеше теркәлгән иде. Алардан 66 кеше савыккан булса, әлегә коронавирус Русиядә 9 кешенең үлеменә китерде. Илдә коронавирус инфекциясе таралу хәвефен кисәтү, киметү, булдырмау максатында Президент агымдагы атнаны (28 март — 5 апрель), хезмәт хакы сакланган ял атнасы дип игълан итте. Шул рәвешле Президент, атна-ун көн дәвамында халыкның күпләп туплануын, аралашуларны минималь дәрәҗәгә калдырып, болар белән бергә ил чикләрен тулысынча диярлек ябып, ил эчендә коронавирус инфекциясе таралуны туктату, аның үзәген өзеп алу максаты куйды. Үз чиратында, табиблар, барлык медицина учреждениеләре һәм хезмәткәрләре, башка күпсанлы җаваплы структуралар, галимнәр, чын мәгънәсендә, ил хәвефсезлеге сагына басып, моңа ирешү өчен бөтен көчен сала. Катлаулы чорда Президент Владимир Путин ил халкын күпсанлы өстәмә социаль яклау чараларын да игълан итте. Алар белән без сезне гәзитнең үткән, 27 март санында таныштырдык.
Коронавирус таралуга киртә кую, аны кисәтү, булдырмау максатында Башкортстанда да дәүләт дәрә-җәсендә колачлы эш алып барыла. Аерым алганда, узган атнада (25 һәм 27 мартта) Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика территориясендә коронавирус инфекциясе таралу хә-вефен киметү буенча өстәмә чараларны раслады. Алар 26 мартта үз көченә керде һәм 27сендә тулыландырылды. Өстәмә чараларда билгеләнүенчә, чит илләрдән кайткан гражданнар 14 көн дәвамында карантинда булырга тиеш. Шулай ук, авыруга иң тиз бирешүче катлам буларак, 65 яшьтән өлкәнрәкләргә дә акланган сәбәпсез урамда йөрү тыелды. Мәктәп укучылары исә 6 апрельдә язгы каникуллары тәмамланганнан соң укуларын дистанцион төрдә дәвам итәчәк. Документ күңел ачу һәм ял итү учреждениеләре, физик культура һәм спорт объектлары, шул исәптән бассейннар һәм фитнес-үзәкләр эшчәнлеген вакытлыча туктатуны да күз уңында тота.
26 мартта Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә исә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров карантин режимын бозучыларны иң катгый җаваплылык көтүен дә сызык өстенә алды. Санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозган өчен, әгәр дә бу вирусның башка кешегә йогуына һәм аның үлеменә китерә икән, 80 мең сумлык штрафтан алып, җинаять җаваплылыгына кадәр җәза каралган.
— Дөрес аңлагыз: карантин режимын катгый үтәү, тәү чиратта, сезнең, якыннарыгызның сәламәтлеге һәм хәвефсезлеге өчен кирәк, — дип аерым басым ясады Радий Хәбиров.
Ә инде коронавируска каршы сәламәтлек саклау тармагының әзерлеге һәм бу юнәлештә эшне көчәйтүгә бәйле мәсьәләләр шул ук көнне Республика йортында үткән “Сәламәтлек сәгате”ндә тикшерелде. Аның барышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белдерүенчә, Уфа районында, иң кыска вакыт эчендә йогышлы авырулар дәваханәсе төзеләчәк. Коронавирус йоктырган авырулар белән эшләү-че медицина хезмәткәрләренә өстәмә түләүләр булдырылачак. Янә килеп, республикада көн саен 30-35 мең данә медицина битлеге тегү җайга салынса, моңа өстәп 1,1 миллион данә өстәмә медицина битлеге кайтуы турында җиткерелде.
Әйткәндәй, Уфа районының “Зубово” индустриаль паркында төзеләчәк йогышлы авыруларны клиник-диагностикалау үзәге мәйданчыгын 28 мартта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров шәхсән үзе барып карады. Якын айларда калкып чыгачак бер катлы комплекс тиз күтәре-лүче модульләрдән төзеләчәк. Анда 80 бокс, шул исәптән 62се бер урынлык, 18 реанимация боксы булачак. Аерым биналарда хезмәткәр-ләр өчен тулай торак, санитар транспортны зарарсызландыру мәйданчыгы, чистарту корылмалары, резерв туклану чынагаклары, казанлык һәм кислород станциясе урнашачак. Хәл-шартлар кискенләшкән очракта, яңа объект авыруларны ашыгыч урнаштырып, нәтиҗәле дәва-лау мөмкинлеге бирәчәк. Бер үк вакытта Радий Хәбиров коронавирусны җиңгәннән соң әлеге объектның нинди максатларда файдаланылачагы да инде ачык билгеле, дип белдерде.
Әйткәндәй, тиздән Башкортстанда антисептик чаралар җитештерү буенча яңа производство барлыкка килергә дә мөмкин. Аның проектын Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән “Инвестиция сәгате”ндә “Торгпромупаковка” компаниясе директоры Руслан Фазуллин тәкъдим итте. Инвестор Уфада оештырылган производствога 30 миллион сум акча салачак.
Коронавирус таралудан иң зур зыян күргән икътисад тармагы да республика җитәкчелегенең иң җитди игътибар үзәгендә. Хәлнең гаять кискен калуын исәпкә алып, 27 мартта республика Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстан икътисадының тотрыклылыгын күтәрү буенча беренче чираттагы чараларны раслады. Алар иң зур зыян күргән кече һәм урта эшкуарлыкка, туризм һәм кунакханә бизнесына, гомум туклану тармагына, мәдәни-киңкүләм өлкәгә, спортка һәм шәхси мәктәпкәчә учреждениеләргә ярдәм күрсәтүне күздә тота. Тагын кайсыдыр өлкәләр коронавируска бәйле үз эшчәнлеген туктатса, шундый ук ярдәм аларга да күрсәтеләчәк.
— Беренчедән, федераль дәрәҗәдә кече һәм уртача предприятиеләр өчен ярты елга салым түлүләре, микропредприятиеләргә социаль фондларга салым түләүләре, авыр хәлдә калганнарга — банк кредитлары буенча түләүләр кичектереләчәк. Икенчедән, дәүләт гарантияләрен һәм субсидияләвен дә кертеп, реаль секторны тотрыклы кредитлау буенча өстәмә чаралар кабул ителәчәк, — диде бу уңайдан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Болардан тыш, республика үзе дә өстәмә ярдәм чаралары булдырачак.
— Безнең тарафтан эш-ләнгән өстәмә ярдәм чаралары гаять колачлы. Кыскача әйткәндә, төбәк дәүләт ярдәме күрсәтүгә 15 миллиард сум бүлә. Шул рәвешле федераль дәрәҗәдә каралган дәүләт ярдәменә без үзебезнең лаеклы өлешне кертәчәкбез, — диде Радий Хәбиров.
Моның ачык мисалын Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның узган атнада Мәләвез районына һәм Күмертау шәһәренә эш сәфәре барышында да күрдек. Мәләвез районында ул “Урал” Башкортстан кошчылык комплексында булды. Яңа хуҗалар, киң билгеле “Индюшкин” брендын саклап, агымдагы елда биредә тере авырлыкта 30 мең тонна ит җитештерү максаты куя. Радий Хәбиров, предприятиенең башлангычларын хуплап, республика аларга тиешле ярдәм кулы сузачагы турында белдерде.
Шул исәптән республика ярдәме белән дә Күмертау вертолетлары да киләчәктә югарырак та, күбрәк тә очачак. Эш шунда: биредә 2020-27 елларга исәпләнгән “Ка-27” вертолетларын модернизацияләү һәм Хәрби-диңгез флоты өчен “Ка-31Р” радиолокация дозоры вертолетларын поставкалау буенча дәүләт заказларын үтәү башланган. Һиндстан һәм Көньяк Корея дә безнең вертолетларны алу турында сөйләшүләр алып бара. Үз чиратында, яңа контрактларны эшкә кушу предприятиедә өстәмә 200 эш урыны булдыру мөмкинлеге бирәчәк.
— Предприятиедә хәлләр уңай якка үзгәрә. Алып барылучы эш үзенең нәтиҗәлә-рен бирә. Алга таба да “Ростех” белән берлектә эшне шушы юнәлештә дәвам итәчәкбез, — диде, бу уңайдан канәгатьлек белдереп Радий Хәбиров.
Йомгаклап, нәрсә әйтергә була? Күренүенчә, ил һәм республика җитәкчелеге коронавирус инфекциясе таралуны туктату, аның кире нәтиҗәләрен киметү, авыруларны нәтиҗәле ачыклау һәм дәва-лау, катлаулы чорда икътисадка һәм халыкка ярдәм итү җәһәтеннән мөмкин булганның барысын да эшли. Һәм әлеге хәл-шартларда без, гади гражданнар да, коронавирусны җиңүгә үз өлешебезне кертергә тиешбез. Моның өчен әллә нәрсә дә соралмый: җитәкчелек кушканнарны фәкать төгәл үтәү зарур. Өйдән чыкмаска, бик сирәк очракта чыккан хәлдә дә медицина битлеге, кулларыгызга перчаткалар кияргә, кеше җыелган урынга бармаска, 1,5 метр читтән урап үтәргә һәм, әлбәттә, гигиена таләпләрен гадәттәге вакыттан ике-өч тапкыр арттырып үтәргә кирәк. Шуны онытмыйк: дөньяны тезләндергән коронавирус аңа каршы бергә-ләп тотынсак кына җиңеләчәк!
Илдар Фазлетдинов.