Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
31 март 2020, 17:50

РАЙОН ХАКИМИЯТЕ БАШЛЫГЫНДА ОПЕРАТИВКАДА

Оператив киңәшмә барышында шулай ук мәгариф учреждениеләрендә коронавируслы инфекция таралу куркынычын киметү буенча кисәтү чаралары, халык арасында аңлату эше, дистанцион чараларга күчү, грант конкурсларында катнашу, үткән атнада Хакимият башлыгы йөкләмәләрен үтәү һәм башка күп кенә мәсьәләләр турында мәгълүмат тыңланды.

Районның Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә 687 мөрәҗәгать килде: ашыгыч хезмәтләр телефонына юнәлтү – 17, консультация ярдәме – 670. Бер янгын булды: Байрак авылында 50 кв.метрлы мәйданда шлаклы блоктан ясалган гаражның мансардасы янды. Янгында 1959 елгы кеше зыян күрде, ул уң як бот сөяге сынып, 1 санлы клиник дәваханәгә озатылды, хәле уртача дип билгеләнә.

23 мартта Салават-Ишембай автоюлының 39 нчы километрында 3 автомобиль бәрелеште. Шул ук көнне Стәрлетамак-Раевка юлында Рязановка авылы янында Дэу Нексия һәм Honda Civik автомобильләре катнашлыгында авария булды, нәтиҗәдә Дэу Нексия тулысынча янып бетте. Корбаннар юк.

Яңа коронавируслы инфекция таралуга бәйле, Стәрлетамак шәһәренең 4 санлы дәваханәсендә медицина ярдәме күрсәтүче медицина эшчәннәре гамәлләре алгоритмына ярашлы чаралар күрелә. Барлык саулык саклау учреждениеләре аерым режимда эшли, әмма бу учреждениеләргә бару киңәш ителми. Авыруның беренче билгеләре беленү белән табибны өйгә чакырту зарур. Эш көннәрендә 8-20 сәгатьләрдә моны бәйләнеш үзәге телефоны аша 8-800-347-13-01 эшләргә була. Эш көннәрендә 20.00дән иртәнге 8.00гәчә, ял һәм бәйрәм көннәрендә 112 яки 103 саны аша, 8 (3473) 286-58-27, 279-91-20 телефоннары аша чакыртыра кирәк.

Агросәнәгать комплексы предприятиеләре карамагында ел башына 617 берәмлек трактор, 356 йөк машинасы, 372 чәчү машинасы, шул исәптән 41 турыдан-туры чәчү комплексы, 159 ашлык уру комбайны, 48 берәмлек сиптергеч, шул исәптән 20 - үзйөрешле, үзйөрешле 27 берәмлек чапкыч бар. 2019 елда барлыгы 265 миллион сумлык суммага авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары сатып алынган. Техника паркы һәм башкарылган чаралар язгы кыр эшләрен вакытында һәм сыйфатлы башкарып чыгу мөмкинлеге бирә. 1 апрельгә барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шәхси эшкуарлар һәм крестьян-фермер хуҗалыклары тракторларын ремонтлауны тәмамлый. Техник әзерлек 85тән 96 проценткача тәшкил итә. Техник тикшерү графикка ярашлы бара. Язгы кыр эшләре чорына 32 механизаторга ихтыяҗ бар. Авыл хуҗалыгы мәйданнары 189 818 гектар тәшкил итә, шул исәптән 133 460 гектар чәчүлекләр (2019 елга карата 102 %).

Районда апрель аенда “Изге эшләр” социаль проекты старт ала, ул инициативалык, җаваплылык, шәфкатьлелек формалаштыруга булышлык итә, бу үз чиратында актив социаль роль булдыруга нигез сала. Проектта халыкның якланмаган катламына өстенлекле игътибар бирү планлаштырыла: Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл эшчәннәре, укытучылар, пенсионерлар, тормышта авыр хәлгә тарыган балалар, Стәрлетамак районы гражданнары.

Оператив киңәшмә барышында шулай ук мәгариф учреждениеләрендә коронавируслы инфекция таралу куркынычын киметү буенча кисәтү чаралары, халык арасында аңлату эше, дистанцион чараларга күчү, грант конкурсларында катнашу, үткән атнада Хакимият башлыгы йөкләмәләрен үтәү һәм башка күп кенә мәсьәләләр турында мәгълүмат тыңланды.

Хакимият башлыгы адресына үткән атнада 62 мөрәҗәгать килде, алардан 37 – гариза, 25 - шикаять.

Социаль челтәрләр аша башлыкка 10 граждан мөрәҗәгать иткән.

Читайте нас: