Башкортстанның барлык халкы өчен бүгенге көннән тулы изоляция режимы кертелә.
Чикләүләр урындагы вакыт белән кичке сәгать 8дән үз көченә керә. Бу хакта бүген, 31 мартта, Радий Хәбиров хәбәр итте.
- Экспертлар исәпләп чыгарганча, авыручылар саны экспоненциаль рәвештә арта башлады, без хәвеф бусагасына якынлашабыз. Изоляция безгә авыр нәтиҗәләрдән котылырга ярдәм итәчәк, - дип белдерде төбәк Башлыгы.
Фото: glavarb.ru