Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
31 март 2020, 14:15

ТАШУ БАШЛАНА

Агыйдел һәм Җаек бассейны елгаларында боз катламының акрынлап юкаруы күзәтелә, күп кенә елгаларда боз китә. Бу хакта республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча комитеты хәбәр итә.

Агыйдел һәм Җаек бассейны елгаларында боз катламының акрынлап юкаруы күзәтелә, күп кенә елгаларда боз китә. Бу хакта республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча комитеты хәбәр итә.

"Аномаль һава торышы шартлары нәтиҗәсендә елгаларда боз урынында эри. Март азагына Агыйдел һәм Караидел елгаларында боз калынлыгы 20-40 сантиметрга кадәр тәшкил итә, бу нормадан түбәнрәк. Җаек елгасы бассейнында боз калынлыгы 10-70 сантиметр тәшкил итә", - дип хәбәр итә ведомство белгечләре.

Кече дала елгалары Өсән, Базы, Мәләвез, Өршәк, Җитез Танып, Сәләвәк 30 мартка боздан арынды. Елгаларның ачылу процессы күпьеллык уртача күрсәткечләрдән 13-15 көнгә иртәрәк барды. Чәрмәсән елгасында су дәрәҗәсе арткан, гомум күтәрелеш 195 сантиметр тәшкил иткән, елга ярларыннан чыкмаган.

Сим, Инҗәр, Әй кебек тау елгаларында боз китүе күзәтелә, башка тау елгалары нормадан 13-15 көнгә иртәрәк ачыла, су дәрәҗәсе төрлечә күләмдә тирбәнә.

30 мартка булган мәгълүматларга караганда, республика территориясендә гидрологик хәвеф күренешләре күзәтелми.

Фото:bashinform.ru

Автор: Резида Валитова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Elgalarda-tashu-193659/

Читайте нас: