Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
31 март 2020, 17:00

Урта медицина персоналының кирәкле составын тәэмин итү мөһим

Моның өчен медицина уку йортлары практикантларын һәм студентларын җәлеп итеп буладыр, - диде президент.

-Коронавируска каршы көрәш өчен төрле белгечлек табибларын эшкә җәлеп итү чараларын уйларга кирәк.

Әгәр кирәк булса, ординаторлар, профессорлар, медицина уку йортлары мөгаллимнәрен ярдәмгә чакырырга мөмкин. Урта медицина персоналының кирәкле составын тәэмин итү дә мөһим. Моның өчен медицина уку йортлары практикантларын һәм студентларын җәлеп итеп буладыр, - диде президент.

Координация советы президиумы утырышында Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко студент медикларны пандемиягә каршы көрәшкә җәлеп итү планнары турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, өстәмә рәвештә 40 меңнән артык медицина хезмәткәрен мобильләштерү мөмкинлеге бар, моның өчен кирәкле документлар инде имзаланган.

Автор : Фаткуллин Рәдиф
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/koronavirus/Kir-k-bulsa-studentlar-da--lep-itel-ch-k-193124/
Читайте нас: