Бүген, 31 мартта, 15.00 сәгатьтә "Гражданнар университеты"нда "Бердәм Русия" онлайн-лекториеның коронавирусны профилактикалауның актуаль проблемалары буенча чираттагы эфиры узачак.
Лекциянең темасы - "Үз-үзеңне изоляцияләү шартларында тормыш".
Белем бирү процессын оештыру турында - Башкортстанның мәгариф министры урынбасары Инесса Косолапова, ял вакытын уздыру турында - Башкортстан укучылары хәрәкәте рәисе Ирина Антонова, үз-үзеңне изоляцияләү шартларында гигиена кагыйдәләрен мәҗбүри үтәү турында Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш Баш инфекционисты Дамир Валишин сөйләячәк.
Видеомәктәпкә теләге булган һәркем кушылырга мөмкин, трансляцияләр партиянең төбәк бүлекчәсенең Ютуб-каналында уза. Шунда ук узган лекцияләрнең язмаларын да карарга мөмкин. Трансляция "ВКонтакте"дагы төркемдә дә кабатлана. Барлык тыңлаучыларның видеога шәрехләрдә сораулар бирү мөмкинлеге булачак.
Фото: "Бердәм Русия".