Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
1 апрель 2020, 15:30

ХАЙВАННАРГА КАРАТА "ХАЙВАН" БУЛМЫЙК

Русиядә бүгенге көндә 40 миллион мәче һәм 20 миллионнан күбрәк эт хуҗасыз һәм йортсыз. Көн саен алар ачлыктан, кырыс һава торышыннан һәм кеше кансызлыгыннан интегә. Төп Законга кертелә торган төзәтмәләр эшләр барышын үзгәртәчәк.

Статистикага караганда, Русиядә бүгенге көндә 40 миллион мәче һәм 20 миллионнан күбрәк эт хуҗасыз һәм йортсыз. Көн саен алар ачлыктан, кырыс һава торышыннан һәм кеше кансызлыгыннан интегә.
Кыргый хайваннар — браконьерлар кулыннан юкка чыгарыла.

Илебезнең Төп Законында хайваннар турында аз теркәлгән. Чын тормышта мондый хайваннар бар, ә рәсми кәгазьләрдә алар юк, дияргә дә була.

Волонтерлар хуҗасыз һәм йортсыз калган хайваннарга ярдәм күрсәтә. Әмма аларның мөмкинлекләре чикле. Еш кына алар өчен махсуслаштырылган урын юк, мохтаҗларның барысын да тоту өчен акча җитми.

Төп Законга кертелә торган төзәтмәләр эшләр барышын үзгәртәчәк. Кыргый, авыл һәм шәһәр, шулай ук лаборатория хайваннарының хокуклары якланачак. Ә волонтерларга яңа, әлегә кадәр каралмаган мөмкинлекләр ачылачак.

Төзәтмәләр Русияне хайваннарга карата иң мәрхәмәтле илләрнең берсе итәчәк.

Автор: Денис Таваев

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/Hu-asiz--m-asrausiz-hayvannarni-berg-l-p-sakliyk-195944/

Читайте нас: