Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
1 апрель 2020, 14:05

ХАЙВАННАРНЫ ЯКЛАУ КОНСТИТУЦИЯДӘ НЫГЫТЫЛАЧАК

Русия Президенты Владимир Путин хайваннарга җаваплы мөнәсәбәтне беркетү һәм илнең табигый ресурсын саклау идеясен хуплады, дип яза ТАСС.

Русия Президенты Владимир Путин хайваннарга җаваплы мөнәсәбәтне беркетү һәм илнең табигый ресурсын саклау идеясен хуплады, дип яза ТАСС.

"Идея яхшы. Моны ничек язарга һәм Конституциянең кайсы өлешенә кертергә икәнен уйларга кирәк", - дип шәрехләде Владимир Путин спортчы-паралимпияче Сергей Бурлаковның тәкъдимен.

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, табигатьне саклау темасы бөтен дөньяда һәм, аерым алганда, Русиядә үзәк тема булып тора.

4 декабрьдә Русия Хөкүмәте хайваннар белән эш итү өлкәсендә дәүләт күзәтчелегенең яңа тәртибе турындагы карарны раслады. Норматив-хокукый акт 2020 елның 1 гыйнварыннан көченә керде.

Узган елның 28 ноябрендә Хөкүмәт приютларда хайваннарны тоту кагыйдәләрен раслады.

Узган елның 10 июлендә Дәүләт думасында үсмерләрне хайваннар белән рәхимсез мөгамәлә кылган өчен җинаять җаваплылыгына тарттырырга мөмкин булган яшьне (16дан 14 яшькә) түбәнәйтергә тәкъдим иттеләр.

Автор: Фануз Хабибуллин
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Hayvannarga-avapli-m-n-s-b-t-Konstitutsiyad-nigitilachak-195921/
Читайте нас: