Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
1 апрель 2020, 17:30

ӘЛЛӘ КАЙЧАН КИРӘК ИДЕ...

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың бөтен территориясендә 18:00 сәгатьтән 10:00 сәгатькә кадәр алкоголь сатуга өлешчә тыю кертте.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың бөтен территориясендә 18:00 сәгатьтән 10:00 сәгатькә кадәр алкоголь сатуга өлешчә тыю кертте.

Кибетләрдән тыш, сыраханә, кафе һәм рестораннарда да чикләнә. Бу хакта төбәк җитәкчесе социаль челтәрләрдәге үз битләрендә хәбәр итте. Постка ул тиешле указны беркеткән.

"Кичен спиртлы эчемлекләр сатып алу хәзер сезнең өчен яхшы нәрсә түгел. Бер үк вакытта без легаль булмаган хәмер белән сәүдә итүгә каршы көрәш чараларын да көчәйтәбез. Кемгәдер ошамаса, гафу үтенәм. Тарих хөкем итәчәк", - дип язды Хәбиров.

Автор: Резеда Галикәева

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Alkogol-satuga-tiyu-kertel-196453/

Читайте нас: