Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
1 апрель 2020, 18:00

Стәрлетамакта 18 яшьлек кыз 11 кибетне талаган

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, узган елның җәендә кыз мең сумнан артык товар урлаган.

Стәрлетамакта 18 яшьлек кыз 11 кибетне талаган.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, узган елның җәендә кыз мең сумнан артык товар урлаган. Аны административ җаваплылыкка тарттырганнар һәм штраф түләргә мәҗбүр иткәннәр.

Тик кызны бу туктатмаган: узган ел ахырыннан агымдагы елның мартына кадәр ул 11 кибетне талаган. 18 яшьлек кыз көнкүреш әйберләрен һәм азык-төлек, аерым алганда, шампунь, дезодорант, кофе һәм башка әйберләрне урлаган. Соңгы тапкыр урлашканда аны кибет хезмәткәрләре тотып, полициягә тапшырган.

Кызга карата җинаять эше кузгатылган. Аңа бер елга якын төрмә яный.



Автор: Ример Насретдинов

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Yash-kiz-11-kibetne-talagan-196557/

Читайте нас: